“Ашлыкның басудан амбарга кайтуы хәер”
Комбайнчылар уңышның югалтуларсыз саклауга куелуын иң мөһиме дип саныйлар.
“Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 8 иген сугу комбайны бар.
Аерым алсак, 4 “Тукано”, 1 “Мега”, 2 “Палессе” һәм 1 “Акрос” күмәк хуҗалыкның шактый зур басу-кырларын әйләнә. Комбайнчылар эштә сыналган, тырыш егетләр. Фәрит Шаһидуллин, Рамил Нәҗмиев, Рәдиф Фазуллин, Динар Абдуллин, Рамил Фазылҗанов, Раил Мөбарәкшин, Алмаз Биккинин, Илсаф Абдуллин зур тәҗрибәлеләр.
Кайберсенең ярдәмчеләре дә бар. Янгын сүндерүгә махсус җиһазланып көйләнгән, сулы мичкә таккан трактор да биредә, “МТЗ-1221” тракторын Әмир Гыймадиев йөртә.
Алар белән Күәм авылы сусаклагычы артындагы арыш басуында очраштык. Күмәк хуҗалыкның баш агрономы Илнар Василов та, районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Камил Әхмәтгалиев тә биредә үк иделәр. Дөрес, югарыда телгә алган барлык комбайннар да килеп бетмәгән әле. Еккан арышны “подборка”га алу өчен ургычларны алыштыру сәбәпле тоткарланганнар.
Ә алдагы көнне 123 гектарлы Иске Җөлби басуында арыш суктырганнар. Аннан алда 250 гектар мәйдан биләүче көзге бодайны урып-җыйганнар.
– Чыгышы бик яхшы булды. Уйлаганнан күбрәк, мин эшләгән дәвердә бу кадәр булганлыгын хәтерләмим, – ди баш белгеч.
Ә баш агроном күмәк хуҗалыкта 13 ел эшли инде.
Комбайнчылар белән аралашуыбыз исә, уңыш хакында сорашудан башланды.
– Бик яхшы. Әмма көн матурында игеннең басудан амбарга кайтуы хәер. Комбайн бункерындагысы ашлык түгел әле аның, – дип каршы алдылар алар.
Бу яктан һич кайгырырлык түгел. Моның дәлиле – тезелеп киткән “КамАЗ” машиналары. Игенчеләрдән эш шартлары турында да сораштык.
– Урак өстендә эш шарты начар була алмый, чөнки, игенче – иң хөрмәтле хезмәт ул...
– Әлегә озын смена белән эшлибез...
– Тулы әзерлектә без, нәрсә кирәк булса, барысы да бар. Ике тапкыр алып килеп ашаталар...
Комбайнчылар әнә шулай берсен икенчесе уздырып, эш барышы белән таныштырдылар.
“Тукай”ның иген басулары күп булуын күзаллаган хәлдә, баш белгечтән бер комбайнга туры килгән йөкләнеш буенча да сораштык.
– Йөкләнеш бер комбайнга 350 гектар чамасы тәшкил итә. Уңышның югары булуын исәпкә алсак, шактый зур булачак, – ди.
Шунда ук:
– Уңыш узган елгыдан күпкә яхшырак. Чынлыкта, былтыргыны да яхшы дип санадык, – дип өсти.
Гомумән алсак, “Тукай”ның чәчү структурасында әллә ни үзгәреш юк. Әмма, аерым алсак, монда арпа күбрәк игелә. Арпа уңышы, елның нинди килүенә карамастан, алдатмый торган культура. Димәк, югары уңышка өмет тагын да арта.
Моңарчы газетабызда комбайнчыларның шәхси күрсәткечләрен дә чагылдырып килдек. Кара, уңдырышлы һәм шактый зур мәйдан биләгән җире булучы районнар белән, йомшаграк итеп әйтсәк, чагыштырырга да кыенсына идек.
Элекке елларны урып-җыю башланган чорда кайбер комбайнчыларныкы гына 1000 центнер тирәсе тәшкил итте. Ә монда: “Инде 4000 тирәсе булды”, – дигәнне ишеткәч, шагыйрь әйтмешли, “бер горурлык хисе туды” хәтта!
“Кто ходит в гости по утрам”, диләр бит әле... юк, юк, әллә ни уйлый күрмәгез – әнә шулай иртән үк килеп, әле эшкә керешмәгән комбайнчылар белән рәхәтләнеп әңгәмә кору мөмкинлеге туды. Ә баш агроном 98 гектарлы бу басуны да, комбайннарны да ике – “Кызыл” һәм “Яшел”ләр бригадасына бүлде һәм “Бисмиллаһ” әйтеп эшкә озатты. Ә “Бисмиллаһ”лы эшнең таркалмавы беребезгә дә сер түгел.
Дөрес, сусаклагычның бу ягы гына бу, икенче ягында тагын 270 гектар еккан арыш көтә. Комбайннар исә, бер-бер артлы – аккошлар сыман тезелеп эшкә керештеләр.
Бу хакта һәм башка фотолар белән atnya-rt.ru сайтында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев