Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнәләр турында министрлык хәбәр итә

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Әтнә муниципаль районында урып-җыю кампаниясе төгәлләнде, уртача уңыш – һәр гектардан 34,3 центнер тәшкил итте.

Районда барысы 60 мең тоннага якын ашлык җыелган. Ә Татарстанның 42 районында бөртеклеләрне җыю дәвам итә, бүгенге көнгә 2 млн 716 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңыш – 29,1 ц/га. Узган ике көндә республика буенча 167 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырып алынган. Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында уңыш – 41,6 ц/га ук булган. Кукмара районында уртача уңыш – 37,1 ц / га.  Шул ук вакытта Татарстанның 3 районында уртача уңыш – 35,1 ц / га, болар – Кайбыч, Аксубай һәм Тукай муниципаль районнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев