Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңгене ничек дөрес сакларга?

Бәрәңгене саклау – иң беренче чиратта аны урнаштырганда сыйфат таләпләренә туры килүгә, шулай ук продуктның билгеле бер вакыт дәвамында үз сыйфатларын саклап калу сәләтенә бәйле, ди белгечләр.

Шул уңайдан, белгечләр бәрәңгене кышкы саклауга әзерләү буенча берничә киңәш тәкъдим итәләр.
– Казып алынган бәрәңгене сортларга аерырга, артык туфрактан арындырырга кирәк. Бәрәңгене сак­лауга салыр алдыннан ике-өч сәгать дәвамында һавада киптерү файдалы. Кабыгы тупаслана һәм транспортлау вакытында азрак зарарлана.
Ә менә орлыклык өчен бәрәңгене яшелләндереп саклау­га кую бик нәтиҗәле ысул булып тора. Яшел бүлбеләр авыруларга чыдам, әмма аларда – кеше һәм хайваннар өчен агулы матдә бар. Шуңа күрә яшелләндерелгән бүлбеләрне утырту өчен генә кулланырга кирәк. Кояш астында тотып, бәрәңге яшелләнгәннән соң, аның кабыгы ныгый. 
Уңышны саклауның иң мөһим шарты – бәрәңге салынасы урынны яхшылап әзерләү. Иң элек саклану урынын узган елгы калдык­лардан чис­тартырга кирәк. Һәм яхшылап җилләтеп алу зарур. Чис­тартканнан соң бәрәңге салынасы урынны киптерәләр, бордо катнашмасы белән эшкәртәләр яки аны известь белән агарталар, сульфат шашкалар да кулланырга да мөмкин. Әмма куркынычсызлык чараларын үтәү мөһим. 
Бәрәңгене тиз арада салкын урынга салырга ярамый, чөнки аны саклаганда берничә чор үтү мөһим:
– бәрәңгене җыеп алганнан соң, саклауга әзерләү өлгерү дәрәҗәсенә һәм бүлбеләрнең зарарлануына карап, биш көннән өч атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. 
Зарарлануга йогынты ясый торган мөһим фактор булып бүлбегә кислородның ирекле керүе тора, шуңа күрә дәвалау чорында бәрәңгене вентиляция булган урынга куярга кирәк;
 – кышкы (төп чор) – саклау вакыты, бәрәңге шытып чыкканчы дәвам итә; 
– язгы (бәрәңге шыта башлаган чор). 
Бүлбеләрнең вакытыннан алда шытып чыгуын ничек булдырмаска?
Бөтен вакыт дәвамында саклау өчен билгеләнгән температураны (+2...5 °C) һәм һаваның дымлылыгын 85-95 процентта тотарга кирәк. Кышкы чор азагында үсеш билгеләре башлана, биохимик процесслар активлаша – бүлбеләр шытып чыгарга әзерләнә башлыйлар. 
Тышкы һаваның тискәре температурасының соңгы ункөнлегендә бәрәңге саклый торган җирдә вентиляция уза торган урыннарны ачып, температураны бер ярым-ике градуска кадәр киметергә мөмкин. Бу язгы чорда бәрәңге шытуны тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев