Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Бодай гына калды, чәчү бүген бетә"

Кичә "Тукай" хуҗалыгы комбайнчылары кич кырын Кече Әтнә ягындагы 33 гектарлы бодай басуына күчтеләр.

Карап йөрим, караган саен сокланып йөрим, эшләре шулкадәр оешкан төстә бара бу хуҗалыкның. Комбайннары рәттән тезелеп, ә алар тугыз,  кайткан чакларны сокланып күзәтмәгән бар микән. Эшләрен тәмамлагач, бергәләп кайталар, иртән тагын чыгып китәләр алар.

Басу янәшә булгач, трактор гөрелтесе дә шатлык өсти. Ике смена  белән эшләүче механизаторлары җир сукалый, икенчеләре көзге чәчүне башкара. Ә җитәкчеләр, белмим, алар кайчан өйләренә кайтып, ял итәдер. 

- Аллага шөкер, игенчеләребез тырыш, үз эшләренең осталары. Шулкадәр намус белән эшлиләр. Бүген менә көзге чәчүне төгәллиләр. 1200 гектар җирдә көзге бодай белән арыш чәчтек. Урып-җыю да күп калмады, бодай гына калып бара. 600 гектардагы бодайны исән-имин җыйнап алсак, тын алырга вакыт булачак. Беррәттән салам да пресслыйбыз...- ди хуҗалыкның идарәчесе Гомәр Гатауллин.

Аллага шөкер, еллар имин булып, җыйнаганының игелеген күрергә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев