Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнәдә чәчү башланды

Районның кайбер күмәк хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре башланды.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллиннан алган мәгълүматларга караганда, “Тукай”, “Ленин”, “Шахтер” күмәк хуҗалыкларында язгы чәчү старт алды. Соңгысында булып, куанып кайттык.

Чәчү узучы басуны эзләп, күрше районның Өмбе авылы янына кадәр бардык. “Нью­Холланд” тракторы таккан “Фиат” чәчү комплексы чираттагы “Заправка”ны ясап, басуга кузгалган гына иде. Шул сәбәпле, аның әйләнеп килүен шактый вакыт көтәргә туры килде. Ә без вакытны әрәм итмәдек. Язгы чәчүгә җәлеп ителгән ир­егетләр белән әңгәмә кордык.

– 119 гектарлы басуда борчак чәчәбез. Чәчүне шушы басуда, борчактан башладык, – дип каршы алдылар алар.

Елдагыча, “Шахтер”да чәчү эшләре яхшы оештырылган. Егетләр эштә сыналган, тырышлар.

Турыдан­туры басуда чәчүне комплекста Габделнур Хөснетдинов башкара. Симәнә орлыкны басуга машинада Алмаз Хәкимов чыгара. Ашлама белән, шулай ук “КамАЗ”да, Нияз Хәкимов тәэмин итеп тора. Аммиак суын – Марат Сәмигуллин Быел чәчүгә иртәрәк чыктылар Районның кайбер күмәк хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре башланды ташый. Ашламаны төяп­бушатып торуны Данис Шаһиев башкара.

– Атна­ун көндә тәмамларбыз да дип планлаштырабыз. Табигать мөмкинлек бирсә, – диләр игенче ир­егетләр.

Кабаттан симәнә һәм ашлама алырга туктаган тракторчы Габделнур Хөснетдинов та үз фикерен белдерде:

– Трактор авыррак бара, җир бик өлгермәгән әле. Яз үзенчәлекле килде шул, – дип авыр сулый.

Шулай да күңелләре күтәренке игенче ир­егетләрнең. Чөнки, үз сүзләре белән әйтсәк, «Инде кыш уртасыннан бирле өзелеп көткән эшкә тотындылар. Әлегә салкынча җил иссә дә, алдагы көннәрне җылы вәгъдә итәләр».

Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев