Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Чембулат авылында шәхси техникалар га техосмотр үткәрелде

Мондый чараларны даими уздыру, авыл хуҗалыгы техникалары белән идарә итүчеләрнең җаваплылыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итәчәк. Халыкның иминлеге, авыл тормышының тынычлыгы – бар нәрсә дә үз эшенең төгәллегенә, үзара хөрмәткә бәйле.

Печән әзерләү сезоны башлана һәм трактор ияләре юлларга ешрак чыга башлый, техникаларның төзек булуы һәм юл йөрү кагыйдәләре үтәлешенең мөһимлеген онытмасыннар иде.

Тракторчыларга юлларда бик сак булырга, тизлек режимын үтәргә һәм башка катнашучыларның хәрәкәтен күзәтеп торырга кирәклеге искәртелде. Шулай ук, техникаларның һәрберсендә тиешле техник параметрлар булырга тиешлеге, шул исәптән, яктырткычлар, сигнал, кисәтү билгеләренең барлыгы да контрольгә алынды.

Шулай ук Иске Җогып һәм Кышлау авылларында  өч берәмлек яңа алынган шәхси техникаларны регистрация үтү өчен карау үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев