Татарстанның иң күп уңыш җыеп алган районнары билгеле булды
Татарстан икмәгенә иң күп өлешне Тәтеш (195 мең 449 тонна), Арча (194 мең 721 тонна) һәм Буа (194 мең 503 тонна) районнары игенчеләре керткән.
Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар: Тәтеш (гектарыннан 50 ,7 центнер), Әтнә (46,7), Балтач (45,6) һәм Кукмара (45,6). Бу турыда бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Гомумән алганда, амбарларга 3 млн 837 мең тонна ашлык кайткан. Урып-җыю вакытында яңгырлар күп яву сәбәпле, игенчеләр 700 мең тонна ашлыкны җыеп ала алмаган.
Министр моны: “Бу республика өчен дә, ил өчен дә зур сан. Хуҗалыкларның акчалата югалтуларын әлегә әйтеп булмый”, – диде. Уртача уңыш күләме гектарыннан 34,5 центнерны тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, анысы да азрак. Әлеге вакытта кырлардан ашлыкка кукуруз, рапс, җитен, көнбагыш, соя һәм бәрәңге җыеп аласылары бар. Гомумән алганда, быел майлы культуралардан тагын 1 млн тонна чамасы уңыш җыеп алырга фаразлыйлар. Шул ук вакытта киләсе ел уңышын да кайгырталар, җир эшкәртәләр. 484 гектарда уҗым культуралары чәчелгән.
Нет комментариев