Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Күптән көтелгән комплекс

«Күңгәр» күмәк хуҗалыгы мондый киптерү комплексын узган елны ук алып, эшләтеп җибәрде.

Һәм моның файдасын бик тиз тойды. Аның горизонталь урнашкан механизмнарының куркынычсызлык, шул исәп­тән янгын куркынычсызлыгы шартлары күпкә отышлы­рак. Гомумән, «Күңгәр»дә бик уңышлы эшләп китте ул. Нә­тиҗәдә, элек бернинди кип­тергече булмаган күмәк ху­җалыкта ашлык та сыйфатлырак булды, бу яктан бернинди проблемалары да булма­ды дияргә кирәк. «Күңгәр» миса­лын­да районның 4 күмәк ху­җа­лыгы «МИГ» алырга булды.
Араларыннан башта “Шахтер” хуҗалыгында  газ ягып эш­ли торган ”МИГ-30” киптергече эшли башлады.  Моңарчы мон­дый киптергеч «Тукай»да да бар иде. Ул берничә ху­җа­лыкка хезмәт итте.
Әлеге киптергеч 1 сәгатькә 30 тоннага кадәр ашлык кип­те­рү мөмкинлегенә ия. “Районыбызда быел  мондый 4 киптергеч сафка басачак, – ди район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов. “Шахтер” белән бер­рәттән Ленин исемендәге, “Таң”, Күшәр хуҗалыкларында аларны эшләтеп җибәрү күздә тотыла. “Шахтер” да бу эш иң беренче башкарылды. Ни өчен дигәндә, иң катлаулысы – махсус таләпләр үтәлергә тиеш. Документлар тәртиптә булу да кирәк”.
“МИГ-30”ның Әтнә кебек авыл хуҗалыгы алга киткән район өчен әһәмите бик зур. Билгеле булганча, алдагы елларда урып-җыю табигый шартлар белән бәйле иде. Башка районнар урып-җыю эшен тулы көчкә башкарганда, бездә моңа тотынырга еш кына мөмкинлек булмады. Ә менә бу киптерү комплексы урып-җыюга иртәрәк тотынырга ярдәм итәчәк. Тагын бер уңай ягы, басу кипкәнне көтеп торырга кирәк булмаячак.
Барлык таләпләргә туры ките­реп, соңгы фәнни казанышларга таянып эшли торган бу киптерү комплексы  үзен-үзе аклар дип өметләнә игенчеләр. Калганнары да тиз арада эшли башлар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев