Күмәк хуҗалыкларның мөмкинлекләре зур
Җитәкчеләр һәм белгечләр агымдагы елны ук кимчелекләрне бетереп, нәтиҗәлерәк эшләргә вәгъдә иттеләр. (Хәмит Бадиков фотолары)
“Күшәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында һәм “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә узган елгы эшчәнлек буенча отчет-хисап җыелышлары булып узды.
Күмәк хуҗалыкларны мактау яки тәнкыйть утына тоту – белгечләр эше. Шуңа күрә бу очракта газета битләрендә аларның икътисади нәтиҗәләре белән таныштыру – иң дөресе булыр. Өстәвенә, һәрберсендә дә еллар буе тупланган тәҗрибә дә шактый – икътисади тотрыклылыкның төп күрсәткече булып терлекчелек, аның да сөт җитештерү өлкәсе тора.
Үз чыгышында моны “Күшәр” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов та билгеләде. Аның сүзләренә караганда, узган елны күмәк хуҗалыкның еллык кереме 502 млн. 332 мең сум тәшкил иткән. Бу алдагы елга карата +25 %.
Барлык керемнең 80 проценты сөт сатудан, 18 проценты ит сатудан кергән. Монда чиста табыш 88 млн. 633 мең сум булган. Рентабельлек дәрәҗәсе 20,2 %.
Бик мөһим күрсәткеч – колхозчының хезмәт хакы. Узган елны ул 47097 сум булган. Хезмәт хакын түләү өчен күмәк хуҗалык кассасыннан 87 млн. 035 мең сум акча тотылган. Ә 2023 елны бер колхозчының хезмәт хакы 39116 сум тәшкил иткән. Гомумән алсак, узган елны хезмәт хакы түләүгә тотылган сумма барлык акча кеременең 18,3 процентын тәшкил итә. Колхозчыга район буенча түләнгән уртача хезмәт хакыннан кимрәк бу. Димәк, хезмәт хакын арттыру өчен барлык акча керемен дә арттыру сорала. Чөнки хезмәт хакына тоткан өлеш болай да аз түгел. “Күшәр” җитәкчесе сүзләре дә моңа өмет уята. Аерым алсак, “Максатыбыз – азрак чыгым белән күбрәк продукция җитештерү”, – ди ул. Шул ук вакытта, үлчәүнең бер тәлинкәсенә уңышларны, икенчесенә кимчелекләрне салып бәяләүләре дә яхшы киләчәккә өмет уята. Әлбәттә, бәяләр арту йогынтысы да зур. Күмәк хуҗалык бәяләргә нык бәйле. Запас частьләр, ягулык, ашлама, электр энергиясе – бәяләр арту нәтиҗәсендә барысы да өстәмә чыгым. Шуңа карамастан, 66 млн.653 мең сумлык төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган биредә. Шактый гына яңа, заманча техникалар да алганнар. Әлбәттә, төп керем терлекчелектән булуын аңлаган хәлдә, терлек азыгына тотылган суммаларның да зур булуы аңлашыладыр. Шөкер, моны истә тотып, терлек азыгын әзерләүне, сатып алу өлешен киметү өлкәсендә эш алып баралар.
Җитәкче сүзләренә караганда, кызганычка каршы бозау алу өлкәсендә дә сизелерлек кимчелекләр бар.
Барлык шушы кимчелекләрне уңайга әйләндереп, тагын да нәтиҗәлерәк эшли башларга уйлыйлар монда...
Биредә район башлыгы Габделәхәт Хәкимовның тәнкыйте үтемле булды дияргә нигез бар. Аеруча күршеләр белән чагыштыру күңелгә үтеп кергәндер. Чөнки монысы – безнең милли үзенчәлек, татар халкының канында. Гадәттә, һәрвакыт һәм һәр өлкәдә күршеләр белән ярышып хезмәт итәбез бит. Ә бу очракта “Мәңгәр”дәге хезмәт хакының зуррак булуы, дөрестән дә, күңелгә тиярлек күрсәткеч. Район буенча уртача күрсәткеч тә зур.
Тагын бер күрсәткеч – күмәк хуҗалыкның иген уңышы белән бәйле. Районда иң уңдырышлы җирләр биредә. Шул сәбәпле уракта да, югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдә дә – димәк, терлекчелек уңышын мул итеп алуда да монда мөмкинлекләр зур. Габделәхәт Хәкимов әйткәнчә, күмәк хуҗалыкны бик матур итеп күрәсе килә. Һәрхәлдә, дөрес анализлар нәтиҗәсендә “Күшәр” агымдагы елны ук бу кимчелекләрне төзәтер дигән өмет бар. Күмәк хуҗалык җитәкчесе һәм чыгыш ясаган белгечләр шулай вәгъдә иттеләр.
“Шахтер” күмәк хуҗалыгының узган елгы барлык кереме 885 млн. 417 мең сум тәшкил итте. Шөкер, алдагы елгыдан 323 млн. 914 мең сумга күбрәк бу.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Илфат Хәкимов сүзләренә караганда, барлык керемнең 70 проценты сөт продукциясе, 16,4 проценты ит сатудан, 12,7 проценты игенчелек продукциясе сатудан кергән.
Биредә дәүләт ярдәме – төрле субсидияләр дә урын алган.
Ә менә чыгымнарга килсәк, мөһим өлешләрнең берсе – колхозчыга хезмәт хакы түләү һәм ул 76 млн. 706 мең сумлык булган. Бу былтыргыдан 16 млн. сумга диярлек артык. Бер колхозчыга исәпләсәк, 48064 сум тәшкил итә.
Әлбәттә, артык зур булмауның үз сәбәпләре бар. Алар белән күмәк хуҗалык рәисе таныштырып узды. “2024 елны терлекчелектә хаталар, җитешсезлекләр, игътибарсызлык һәм битарафлык аркасында туган зур проблемалар белән башладык”, – дип саный ул. Шуның нәтиҗәсе буларак беренче яртыеллыкта 538 баш, ел буена 972 баш савым сыеры ит комбинатына озатыла. Араларында дүрттән бере – беренче лактация сыерлар. “Әле дә аякта басып калу мөмкин булды, бу уңайдан без “воспроизводство”, нәсел алу эшендә “кайнаган”, үз эшләренең осталары булган белгечләргә рәхмәтлебез”, – ди ул.
Җитештергән 1 кг сөтнең үзкыйммәте 25 сум 98 тиен, ә уртача сату бәясе 38 сум 65 тиен тәшкил итте. Сөт җитештерү 48,6 % рентабельлек китергән. Менә бу үзкыйммәтнең зур өлешен сатып алынган терлек азыгы алып тора. 2024 елны бу нисбәттән күмәк хуҗалык кассасыннан 146 млн. сум акча тотылган. Бу алдагы елгыдан 7 млн. сумга артыграк булган. Шөкер, югарыда телгә алган “Күшәр”дәге кебек үк биредә дә терлек азыгы әзерләүгә тотылган суммаларны оптимальләштерү эше бара.
Чыгым дигәннән, аның тагын бер тармагын искә алу дөрес булыр.
Техника паркын яңартуга биредә 40,5 млн. сум акча тотканнар. Монысын – алдагы көнебезгә инвестиция дип бәяләргә була.
Ә менә ягулык-майлау материалларына киткән барлык сумма 39 млн. тирәсе тәшкил иткән. Эшкә өзеклек булмау – бик әйбәт инде ул, тик, беренчедән, бәяләрнең гел үсә баруы шомландырса, икенчедән, бу өлкәне дә экономияләргә кирәк. Җитәкче фикере шулай яңгырады.
Район башлыгы монда да берничә икътисади күрсәткечкә анализ ясап узды. “Районыбыз – республикада иң алдынгы районнарның берсе дияргә нигез бар”, – диде ул. Чөнки, игенчелектә “беренче бишлек”тән түбән төшкәнебез юк. Ә терлекчелектә тоткан ролебез турында һәркем беләдер. Район буенча бер сыердан сауган еллык сөт күләме 11200 кг тәшкил итте. “Шахтер”да ул шушы күрсәткеч чамасы булды. Ә гомуми керем, югарыда билгеләнгәнчә, 885 млн. сумнан артык булды. Монда үзеннән-үзе чагыштыру килеп туа. Әйтик, газетабызның узган санында колхозчыларына хезмәт хакын 62 мең 455 сум итеп түләгән “Ленин”ны омтылыш ноктасы итеп алу дөресрәк булыр. Моны күз алдында тоткан хәлдә “Шахтер”да да аны 60 мең сумнан ким итмәскә планлаштыралар.
Җыелышларның һәрберсе күтәренке рухта, күңелле нота белән тәмамланды. Икесендә дә хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев