Ленар Гарипов: Әтнә - бай тәҗрибәле район
Районга комбайннарның бөртеклеләрне суктыруга әзерлеген тикшерү җәһәтеннән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Агросәнәгать комплексының инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов килеп киттеләр.
- Эш эшкә ялгана торган чорда яшибез. Әле менә терлек азыгын әзерләү чорына кердек кенә. Инде бөртеклеләрне суктыру техникасы да әзер булырга тиеш. Төп максат – комбайннар төзеклеге генә түгел, ә гомумән уракка әзерлек. Биредә икътисадый як та күз уңында... Танырга кирәк, Әтнә электән бай тәҗрибәле район. Минем уйлавымча, районда урак оешкан төстә, яхшы узачак, дип ассызыклады Ленар Наил улы.
Илнар Хатиф улы исә:
- Уңыш җыю вакыты озакка сузылмыйча килеп тә җитә ул. Моны истә тотып һәм күмәк хуҗалыкларга комбайннарны тагын бер кат карап чыгар өчен вакыт бирү максатыннан шулай иртә тотындык.Республикада бүгенге көндә 3111 бөртеклеләр суктыру комбайны бар. Аларның барысы да “строй”да булырга тиеш, 20 июльгә уракка тулысынча тотынырбыз, мөгаен, диде.
Кыскасы, районның авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе һәм белгечләре белән ныгытылган әлеге комиссия күмәк хуҗалыклардагы комбайннар халәтен, ашлык киптерү агрегатлары төзеклеген, комбайнчылар белән тәэмин ителешне, хәтта аларга түләү, кызыксындыру чаралары үтәлешен тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев