Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Мал комбайн түгел, сүндереп булмый”

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов районның күмәк хуҗалыкларында булып, урак өстенә әзерлекне тикшерде

Аны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин һәм механикалаштыру буенча консультант Камил Әхмәтгалиев озата йөрде.

– Министрлыкта алдан билгеләнгән план нигезендә, елына 4 тапкыр районнарда булып, әзерлекне карап чыгабыз. Максаты нидә диярсез. Кунак киләсе булса, өйне дә җыештырып куябыз бит. Бу очракта да тикшерергә комиссия килә дип күмәк хуҗалыклар алдан әзерләнеп торалар. Шул ук вакытта күмәк хуҗалык җитәкчелеге дә әзерлеккә игътибарны арттыра – әйтик, комбайнчыларга утсүндергечне дә, махсус кием-салымны да бирә, – диде кызыксынуыбызга җавап итеп.

Гомумән алсак, Әтнә терлекчелек өчен аеруча уңай һәм алдынгы район. Шуңа күрә күмәк хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуы гаҗәп түгел. “Әмма алай гына дию дөрес тә булмас, Әтнә – авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә алдынгы район”, – дигән фикердә ул.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, республиканың бу өлкәдә әйдәп баручы, шул ук вакытта этәргеч бирү максатыннан, арттарак баручы районнарында да булалар алар. Шөкер, әйтүенчә, Әтнә – алдынгы район.

Уракка әзерлекне шәрехләп, терлекчелекне дә телгә алуы күңелле яңгырады. – Сездә терлекчелек киң җәелгән. Терлекне тиешенчә ашатырга кирәк. Димәк, вакытында урып-җыеп, мул итеп уңыш та алу сорала…

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев