Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

“Мәңгәр” икътисады үсештә

Биредә колхозчының айлык уртача хезмәт хакы күпләр сокланырлык.

 “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы узган елгы эшчәнлеге буенча хисап тотты.
Җыелышта районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, “Мәңгәр” җитәкчесе Тәлгать Мостафин, Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова, участок инспекторы һәм күмәк хуҗалыкта эшләүчеләр катнашты.
Җыелыш күңелле нотада башланды – Тәлгать Мостафин хезмәт алдынгыларын тәб­рик­ләде. Бүләкләнүчеләр исемлеге белән мәкаләбез ахырында таныша аласыз.
– Башта төп икътисади күрсәткечләр белән танышып узыйк, – диде күмәк хуҗалык җитәкчесе җыелышны ачып җи­бәреп.
Бәхәссез, мактанырлыгы бар күмәк хуҗалыкның. Җитәкче докладының ахырындарак яңгыраса да, колхозчының җанын-тәнен җылыта торган бу санны баштарак атап узу дөресрәк булыр. Башкалар сок­ланып тел шартлатсын! Биредә колхозчының уртача хезмәт хакы узган елгыдан 27 процентка артып, 78 мең 915 сумга җиткән!
Биредә барлык еллык керем өлеше 748 миллион 854 мең сум булган. Узган елгыдан 14,3 процентка күбрәк бу. Зур күпчелеге сөт сатудан кергән сумма – 616 миллион 698 мең сум тәшкил иткән. Мөгезле эре терлек ите сатып 127 миллион 554 мең сум эшләгән. Ашлык сатудан күмәк хуҗалык кассасына 2 миллион 669 мең сум акча кергән. Башка төр продуктлар сатып һәм хезмәт күрсәтеп 1 миллион 933 мең сум акча эшләгән. Салым тотканчы булган табыш 217 миллион 25 мең сум, рентабельлеге 37,7 % булган. Ә сатудан 29,9 % тәшкил иткән. Әлбәттә, бу саннар гади колхозчыга берни әйтми. Әмма алардан чыгып терлекчелекнең, анда да сөтчелекнең өстенлекле юнәлеш булырга тиешлеге аңлашылырга тиеш. 
Тик бар да гади генә түгел шул. Күмәк хуҗалык икътисадын­да барысы да бер-берсенә ты­гыз бәйләнгән. Биредә та­гын бер күңелле санны яң­гы­­ратмыйча калып булмый: “Мәң­гәр”дә иртәгәге көнне кайгыртып төп капиталга ясаган инвестицияләр суммасының шак­­тый зур сумма тәшкил итүен ас­сызыкларга кирәк. Монда ул 211 миллион 498 мең сум булган. Бәхәссез, бу бик отышлы адым!
Икътисадта җитештергән продукция үзкыйммәте белән сату бәяләре аермасы бик мөһим роль уйный. Монда, әйтик, сөт җитештерүнең 1 килограммы үзкыйммәте 30 сум 10 тиен тәшкил итә, ә сату бәясе 42 сум 62 тиен булган. Боларның аермасы – табыш – 12 сум 52 тиен. Рентабельлек – 41,3 %. Ә менә ит сату буенча оттыру күз алдында. Чөнки югарыдагы аерма “-“ күрсәткече белән бәйле, нәтиҗәдә, рентабельлек тә “-“ка тәгәрәгән. Яисә, ашлык җитештерүне алыйк. Монда да шундый ук хәл күзәтелә: 1 килограммны җитештерү үзкыйммәте 12 сум 20 тиен булса, сату 7 сум 86 тиен тәшкил иткән. Рентабельлек кабат минуста! 
Әмма авыл хуҗалыгы шундый тармак - монда бар да бер-берсенә бәйле. Моны күзаллаган хәлдә, һәрберсе мөһим. Чөнки берсеннән башка икенчесен җитештерү, бу очракта мул итеп җитештерү мөмкин түгел. Әмма шулардан алган уртак рентабельлек, ягъни, икътисади хәл отышлы булырга тиеш. Бу очракта “Мәңгәр”дәге кебек диюем... 
Әлбәттә, салымнар, орлык, химикат, төрле өстәмәләрне сатып алулар, энергия, ягулык, газ өчен тоткан төрле чыгымнарны каплагач та, отыш калырга тиеш. Чөнки “Мәңгәр”дәге сыман күп итеп хезмәт хакын түләргә кирәк. Мондагы сыман төзелешләр алып бару гаять отышлы. Кабат колхозчының хезмәт хакын телгә алу урынлы булыр, әле 3 ел элек кенә ул бермә-бер кимрәк иде.
Аерым тармак­ларга килсәк, “Мәң­гәр”дә сыер савучылар уртача – 87123 сум, механизаторлар – 98825 сум, шоферлар 97349 сум хезмәт ха­кы алалар. 
Аның акчалата табышка карата чагыштырмача күрсәткече 18,6 % тәшкил итә.
 “Мәңгәр”нең терлекчелек өлкәсендәге белгече Айрат Ибраһимов һәм агроном Фәнис Тәхавиев чыгышлары да тыңланды. Чыгышларга караганда, хәер, яшерен-батырын түгел, икътисади яктан да күмәк хуҗалыкның зур кимчелекләре күренми. Алай гына түгел, икътисади яктан аякта нык басып тора күмәк хуҗалык. Шул сәбәпле халкы да, андагы оешмалар да һәрдаим “Мәңгәр”нең ярдәмен тоялар. 
Район башлыгы Рөстәм Хисамиев та күмәк хуҗалык икътисадын анализлап үтте. 
– Кечкенә генә район булсак та, барлык төр Федераль программаларда актив катнашып, аларны уңышлы кулланабыз. Шул нигездә, әйтик, былтыр 655 миллион сумлык төзелеш эшләре башкардык. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре ра­йон икътисадының төп зве­но­сы булып торалар. Узган ел дәвамында алар барысы 9 млрд. сумлык продукция җитештерделәр, – дип башлады ул сүзен. 
Моннан соң, бар да яхшы күренсә дә, икътисадтагы кайбер хилафлыкларны ачыклап узды, аларны бетерергә өндәде.
– Мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру, нәтиҗәдә, сөт җитештерү, шулай ук иген уңышы да арту куанычлы хәл, әлбәттә. Бик шатландырганы – хезмәт хакы арту. Сыерлар браковкасы һәм аларның уртача лактациясе дә  районда иң яхшылардан санала. Тик артык зур булмаган кимчелекләрне әйтмичә кала алмыйм. Әйтик, сездә таналарның браковкасы күп. “Воспроизводство буенча выявляемость” нормадан ким. Кыскасы, нәсел эше юнәлешендә эшне яхшырту кирәк... Боларны төзәтү икътисади яктан гаять отышлы адым булачак, – дип ассызыклады ул.
Шулай ук, депутат Камил Ногаев та чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән, тиз арада төрле объектларның түбәләрен калын кар катламыннан арындырырга өндәде ул. Бу күмәк хуҗалыкларга гына түгел, барлык оешмаларга, шулай ук шәхси хуҗалыкларга да кагыла.
Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова чыгышындагы социаль-мәдәни күрсәткечләр турында аерым мәкалә язарлык. Ахыр чиктә, боларда да күмәк хуҗалыкның өлеше зур. Бу очракта матди ярдәмен күз алдында тотам. Чыгышта игътибарга лаек тагын бер әйбер бар: шәхси хуҗалыкларда әле 400дән артык мал-туар тәрбияләнә. Җирлеккә, шул исәптән күмәк хуҗалыкка да керүче 3 авылдагы 391 хуҗалыкта 935 кеше яшәвен күзаллаганда, бу аз түгел. Моннан тыш, авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, халык мәдәни яктан гына түгел, дини яктан да шактый гыйлемле. Әнә шулай бергә, бердәм эшләү нәтиҗәсе бу.
Участок инспекторы Азат Мөхәмәдъяров чыгышында яңгыраган саннар да куркыныч яңгырамады. Әнә шул күмәк хуҗалык икътисадының ныклыгына бәйле инде аның монысы да.
Мәкалә башында бүләккә лаек булучылар исемлеге белән таныштырырбыз дигән идек. Менә алар: Рәфыйк Ибраһимов – терлекче, Ильфир Муллахмәтов – ферма мөдире, Илдар Хәбибуллин – шофер, Рөстәм Хәкимов – төрле эш башкара, Эльмира Тахавиева – ягулык салучы, Надия Ситдикова – савымчы, Диләрә Абдуллаҗанова – терлекче, Азат Сибгатуллин – терлекче, Илнур Шакиров – комбайнчы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев