Машина кире озатылды, мал карантинга куела
Тикшерү нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар кабул ителде
Районыбызның ветеринария хезмәте Сабадагы территориаль бүлек хезмәткәрләре һәм районыбыз автоинспекторлары белән берлектә юлга чыктылар. Максатлары – Закон бозучыларны ачыклау һәм хәвеф-хәтәрне булдырмый калу /Хәмит Бадиков фотолары.
Бу уңайдан район ветеринария хезмәте җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов:
– Әнә шул сәбәпле илебездә терлекне бер җирдән алып икенче җиргә илтеп сатучыларга каршы кискен көрәш игълан ителде. Чөнки андыйлар арасында мал-туарны бернинди документсыз сатып алучылар бар – ә бит алар арасында авыру терлекләр дә булырга мөмкин. Әгәр мал-туар документсыз икән, димәк ул тикшерелмәгән дигән сүз, – дип аңлатып узды.
Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 13 декабрендәге 862 номерлы ветеринария документларын рәсмиләштерү эшен оештыруның ветеринария кагыйдәләрен, ветеринария документларын электрон рәвештә рәсмиләштерү тәртибен һәм ветеринария документларын кәгазь чыганакларда рәсмиләштерү тәртибен раслау турында боерыгы дөнья күргән иде. Рәсми рәвештә әнә шулай дип язылган, гадиләштереп әйтсәк, илебез субъектларында мал-туарны берсеннән икенчесенә күчереп йөрткәндә төрле авыруларга тикшерелгәнлек турында белешмәләр булу шарт. Кыскасы, менә шушы боерык нигезендә терлекләрне автомобиль транспортында йөртүгә ветеринария-санитария контроле ясалды.
Әлбәттә, күпчелек хәбәрдардыр, ветеринария кагыйдәләре Россия Федерациясе чикләрендә терлекләрне транспортның теләсә-нинди төре белән йөрткәндә, беренче чиратта «Меркурий» электрон системасында тутырылган 1 формадагы ветеринария документы булырга тиеш. Саба территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Искәндәр Латыйпов белән шул ук бүлек инспекторы Азат Исрафилов та:
– Малны күчереп йөртү өчен форма №1 һәм форма №4 булу кирәк, – диделәр.
Хәер, максатыбыз нинди документлар булырга тиешлекне чагылдыру түгел. Бу очракта газета укучыны әлеге контроль нәтиҗәләре белән таныштыру дөресрәк булыр.
– Терлекләрне читтән санкцияләнмәгән хәлдә кертүчеләрне ачыклар өчен махсус мобиль постлар булдырылды. Моннан тыш стационар постлар да бар. Аларында ЭЭМ, “Россельхознадзор” һәм Ветеринар хезмәтнең баш идарәсе хезмәткәрләре тора. Алары “М-7” трассасы буйлап урнашкан: Тула-1 һәм Малиновкада, – дип таныштырдылар.
– Бу уңайдан ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр республикада инде 1690 транспорт чыганагы туктатылып, 35ендә ветеринария законнарын бозу очрагы ачыкланган, – диделәр.
Башкача әйтсәк, мал-туарны һәм кош-кортны алыпсатарлардан, гомумән, алмаска кирәк. Безнең Олы Әтнәдәге җомга базарына килсәк, шөкер, тиешле хезмәтләр тарафыннан ул гел тикшерелеп тора.
Районыбыз хакимиятенең киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары катнашында махсус җыелыш узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Моны шуның нәтиҗәсе буларак кабул итәргә кирәк.
Төп максат – халык дөрес аңласын иде, бу халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып башкарыла. Бездә бит әгәр авыру табылса, хөкүмәтне, махсус хезмәтләрне – гомумән, телгә кем исеме туры килсә шуны гаеплиләр, ә үзләре генә сөттән ак, судан пакъ булып кыланалар. Дөреслектә мал-туарны теләсә-каян, бернинди белешмәсез сатып алып кайтучылар – без үзебез үк гаепле түгелме соң!?
Тикшерү нәтиҗәсендә, әйтик, Әтнә-Дөбъяз-Каменка юлының 43нче километрында мал төягән “Газель” автомашинасы туктатылды. Балтач районыннан Биектау районына терлек алып бара иде. Кызганыч, тиешле документлары юк. Шуңа күрә машина кире мал сатып алган пунктка җибәрелде, аны ветеринария хезмәткәре озата китте. Терлек анда карантинга куела. Ә эш материаллары “Россельхознадзор”га җибәрелә, штраф санкцияләре шунда карала.
Гомумән алсак, туктаткан машиналар шактый булды. Күрми калырлар дип һич өметләнерлек түгел. Без, редакция хезмәткәрләре шундый бер тикшерүдә генә булдык һәм нәтиҗәләр турында язып, кисәтергә дип кайтып киттек. Ә алар эшләрен дәвам иттеләр. Мобиль пост та үзгәреп торачак...
Әгәр дә сез хайванны ветеринария документларыннан башка сатып алгансыз икән, әзер булыгыз: ел саен планлаштырылган ветеринария тикшеренүләре вакытында терлегегездә нинди дә булса авыру, мәсәлән, эре мөгезле терлекләрдә лейкоз булуы ихтимал һәм районның ветеринария хезмәте ветеринария кагыйдәләре нигезендә аны суярга тапшыруны таләп итәчәк, ә сез финанс ягыннан зыян күрәчәксез.
Терлекләрне ветеринария документларыннан башка сатып алу, ташу, сатуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу саткан кеше өчен дә, сатып алган кеше өчен дә административ җаваплылык каралган.
Шуңа күрә хайваннарны сатып алганда, озата баручы ветеринария документларын таләп итегез, шуның белән сез үзегезне һәм якыннарыгызны мал-туар авыруларыннан, шул исәптән кеше һәм хайван өчен уртак авырулардан, шулай ук финанс югалтулардан саклап калачаксыз.
Битараф булмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев