Министр Әтнәне мактады
Авыл хуҗалыгы

Министр Әтнәне мактады

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелекнең I квартал нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Биредә терлекчелекнең һәр өлкәсендә диярлек Әтнә районын мактап үттеләр.

Әйтик, Татарстанда Россия буенча 6 процент сөт җитештерелә. 8 апрельнең оператив мәгълүматлары буенча, Әтнәдә исә, Татарстандагының 7 процентка якын сөте җитештерелә. Министр Марат Зяббаров көтү белән идарә итүне автоматлаштырган районнарны үрнәк итеп куйды, беренче чиратта, Әтнәне телгә алды.


Нет комментариев