Нәтиҗәләр – күркәм, колхозчылар – шат
Әлеге өч күмәк хуҗалыктагы яшәешне кыскача шулай бәяләргә була.
Шөкер, яхшы эше, күркәм икътисади күрсәткечләре белән сокландыручылар күп хәзер – мәкаләдә язганнар әнә шундый күмәк хуҗалыклар.
Хәмит Бадиков
Бу өч хуҗалыкны берләштерүче төп факторларның берсе – “Тукай”, “Шахтер” һәм “Таң” күмәк хуҗалыкларының һәрберсендә еллык керем 1 млрд. сумнан артып киткән. Бу, бүгенге көн күзлегеннән карасак, күмәк хуҗалыклар икътисадында, терлекнең баш санын арттырып, азык базасын ныгытуда, төзелешләр алып баруда, яңа төр техника сатып алуда һәм әлбәттә, колхозчы кесәсендә чагыла дигән сүз.
Беренче икесендә хәзерге һәм элекке район башлыкларының да катнашуы алардагы хисап җыелышларының дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрде. Күмәк хуҗалыкларның хисап җыелышларында яңгыраган икътисади яшәешләренә күз салыйк.
“Тукай”ның еллык кереме 1 млрд 79 млн 290 мең сум тәшкил иткән, алдагы елгыдан 946 млн 132 мең сумга артык бу. Аерым алсак, моның 82 % – сөт, 4 % – ит һәм 12 % игенчелек продукциясе сатудан кергән. Биредә бик тә мөһим таблица игътибардан читтә калмады.
Ул узган еллар буенча сөт җитештерүгә тотылган һәм аны сату бәяләрен чагылдыра. Бу яктан караганда, 2024 ел иң кулае булган. Узган елгысы да, чагыштырмача яхшы саналса да, сөт сату бәяләре ел ахырыннан башлап түбән тәгәри башлады. Бу әлбәттә, икътисадта да чагылыш таба.
Шулай да аягында нык басып тора бу күмәк хуҗалык. Бәхәссез, ул хезмәт хакларында да чагылыш таба. Биредә хезмәт хакы алдагы елгыдан 30 мең сумга диярлек артып, 74849 сумга җиткән. Әлбәттә, директор Илфат Хәкимов сүзләре белән әйтсәк, узган күңелсез тетрәнүләрдән соң, бик кыска срокларда икътисадның кабат җанлануын күрсәтә бу.
Ә менә “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә еллык керем 1 млрд. 56 млн. 613 мең сум тәшкил итеп, алдагы елга караганда 171 млн 500 мең сумга, ягъни 19% ка артык булган. Югарыда курсәтелгән барлык керемнең 812 млн. 892 мең сумы, ягъни, 76,9 % сөт продукциясе сатудан, 170 млн. 166 мең сумы, ягъни, 16,1% ит сатудан, 69 млн. 991 мең сумы, ягъни, 6,6 % игенчелек продукциясе сатудан кергән.
Барлык хезмәт хакын түләү өчен хуҗалык кассасыннан 124 млн. 654 мең сум акча тотканнар. Быел хезмәт хакын түләү узган елга караганда 70 % артык биредә, сумнар белән карасак – 47 млн. 948 мең сумга арткан. Иң куанычлысы – колхозчының хезмәт хакы сизелерлек үскән. Бер эшчегә түләү, узган елгыга караганда 33 мең 733 сумга артыграк булып, 81 мен 794 сум тәшкил иткән.
Яңалыкка омтылып, заман технологияләрен кулланып яши бу күмәк хуҗалык. Әйтик, биредә терлекчелектә идарә итүнең яңа “М-Комплекс” программасын кертә башлаганнар. Шунысы сокландыра, бу хисап өчен генә чираттагы программа түгел, ул инде гамәлдә. Бер уңайдан аны кыскача чагылдырып узу дөресрәк булыр. Башкалар да мөмкинлекләренә карап кулланышка алсалар, оттырмаслар дигән өмет бар.
“М-Комплекс” өч модульдән тора икән:
I модуль “Зоотехния” дип атала. Кыскача эчтәлеген телгә алсак, монда терлекләрнең тулы исәбе алып барыла: тууы, кайсын икенче төркемгә күчерү турындагы мәгълүматлар бирелә.
Система үзе сыерны кайчан каплатырга, кайчан “сухостой”га куярга, кайчан бозаулавын көтәргә икәнен билгели. Белгеч зоотехник бу очракта инде кәгазь журналлар белән утырмый – барлык мәгълүматлар программада була, ә ул һәр белгечкә көндәлек эш биремнәрен төзи.
II модуль “Ветеринария” исемен йөртә. Монысы һәр сыерның электрон авыру тарихын чагылдыра. Терлек кайчан һәм ни сәбәпле авырган, аны савыктыру җәһәтеннән нинди дарулар кулланганнар, дәвалау нәтиҗәле булганмы икәнлекне күреп була. Әгәр сыерның сөте кимесә, ветеринарга сигнал бирелә, димәк, ашыгыч рәвештә тикшерергә кирәк.
III модуль – тукландыру белән бәйле. Терлекне ашату – экономия ягыннан иң мөһим өлештер, мөгаен. Программа азык әзерләүче миксерга күпме һәм нинди азык салынуын, механизаторның рацион рецептын үтәвен тулы контрольдә тота. Сер түгел, кайчак рационда ялгышулар була. Әмма “М-Комплекс” моңа юл куймый; әгәр механизатор ингредиентларны арттырып салса, программа моны күрсәтәчәк.
Кыскасы, бу система тораклар комплексын уч төбендәге кебек күрергә мөмкинлек бирә; бозау туудан алып, һәр сыерның савымын, сәламәтлеген контрольдә тотарга булыша.
“Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында җитештергән продукция сатудан барлык акча кереме 1 млрд. 163 млн. 453 мең сум тәшкил иткән. Алдагы елга карата үсеш 20 % булган. Әйтергә кирәк, беренче чиратта ел башында сөт сату бәяләренең тотрыклы булуы сәбәпле ирешелде моңа. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин:
– Алдагы ел белән чагыштырсак, сөт сатудан кергән акча кереме 185 млн. сумга артык булды, – дип билгеләде.
Күңелле хәл – “Таң”да уртача хезмәт хакы узган елгыдан 23,5 %ка арткан. Җитәкче әйтүенчә, ел дәвамында продукция җитештерү бәяләре үзгәрү сәбәпле, хезмәт хакы өчен түләү дә үзгәртүләргә дучар ителә. Биредә ул 77262 сум тәшкил итә. Алдагы ел белəн чагыштырганда үсеш – 14718 сумга якын.
– Ел саен хезмәт хаклары арта бара, ләкин, акча керемен арттыру, әлегә, без теләгәнчә үк тугел. Бүгенге көн бәяләре белән безнең күмәк хуҗалык алдагы ел белән чагыштырганда, ай саен сөт сатудан 27-28 млн. акча югалта, – дип билгеләде ул.
Кыскача әйтсәк, үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагының иң катлаулы тармак булуын искәртте ул.
Һәр өч җыелышта да күмәк хуҗалыкларның игенчелек, терлекчелек, техника буенча белгечләре чыгышлары тыңланды. Моннан тыш җирле авыл җирлекләре башлыклары да узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, үзара салым акчасына башкарылган һәм максат итеп куелган эшләр буенча мәгълүматлар бирделәр. Авыллардагы демографик хәлнең начараюының да борчуга салуы турында әйтеп үтелде.
Гомумән алсак, күмәк хуҗалыкларның уртак төп проблемалары – сөт сату бәяләренең түбәнәюе. Сер түгел, күмәк хуҗалыклар икътисадындагы төп керем әнә шуның аркылы билгеләнә.
Шул ук вакытта салым һәм запас частьләр, ягулык, электр энергиясе өчен түләүләр һәм башка төр чыгымнар артканнан-арта. Моннан тыш, колхозчыларның хезмәт хакларын да арттырырга кирәк. Димәк, үзгәрешләргә җайлашып, заман яңалыкларын кертергә кирәк. Бу очракта югарыда телгә алган “Шахтер”дагы кебек. Аннан соң бездә нәселле терлекләр тәрбияләү мөмкинлеге югары. Димәк, сөткә генә ышанып ятмыйча, башка төр мөмкинлекләрне эзләп карарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев