Рөстәм Хисамиев: “Без даими үсештә булырга тиеш”
«Таң» авыл хуҗалыгы җитештерүче кооперативы базасында терлекчелек һәм силос әзерләү буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.
Семинар-киңәшмәдә Татарстанның 22 районыннан килгән 200гә якын авыл хуҗалыгы белгече катнашты.
Чараны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм республика хөкүмәтенең Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев алып барды.
Әлеге чара ике – практик һәм теоретик өлешләрдән торды. Ә башта катнашучылар Россиянең төрле субъектларында җитештерелүче, шулай ук чит илнең авыл хуҗалыгы техникалары һәм аларга запас частьләр, терлек азыгы, аерым төрләрне хәзерләү агрегатлары, төрле өстәмәләр, шулай ук ветеринария препаратлары күргәзмәсе белән таныштылар. Анысы Яңа Шашының мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды.
Хәзер бар җирдә базар мөнәсәбәтләре, газета битләрендә дә үзебездә җитештерелгән куәтле тракторлар яки тагылма кораллар турында, аларга каралган субсидияләр буенча язып бушлай реклама ясаган өчен баштан сыйпамыйлар – шуңа күрә сүз ул хакта булмас. Әмма үзем өчен бик әһәмиятле берничәсен искә алмыйча кала алмыйм. Әйтик, тавык тизәгеннән терлек азыгына өстәмә ясаулары турында ишеткәнем юк иде әле. Белгечләр кулларына алып, шикләнепме шунда, иснәп карауны күргәч, шуны җитештерүче компания вәкиле: “Аны ялап караучылар да булды”, – дип куйды. Ни сәбәптер, шәхсән, үзем, монысына ук җөръәт итмәдем. Ә икенчесе – асфальт җәйгәндә “ком-подушка” урынына кулланылучы материал турында. Аны әлбәттә авыл хуҗалыгында терлек азыгымы, материаллармы өчен мәйданчык төзегәндә кулланырга мөмкин дип тәкъдим иттеләр.
Соңыннан белештем, юл төзегәндә дә кулланырга була икән. Әйтүләренчә, асфальт юл күпкә ныграк була. Хәер, кем белә инде, өстәвенә, хәзер һәр очракта да яхшыракның бәясе дә “чеметә” торган була.
Кунакларның гаять зур игътибар белән тыңлауларына караганда, тиздән, бик тиздән авыл хуҗалыгы яңа төр техника, агрегат, җиһаз һәм терлек азыкларына баерга мөмкин. Шулай булсын иде!
Моннан соң семинар-киңәшмәнең югарыда телгә алган I өлеше башланды. Ул юл аркылы чыгуга башланган кукуруз басуында үтте. Тулырак итеп әйтсәк, анда терлек азыгы әзерләүдә һәм туфрак эшкәртүдә кулланыла торган заман техникалары тәкъдим ителде.
Кабат куәтле, югары егәрлекле тракторлар таккан яңа төр агрегатларны күреп сокландык. Аерым телгә алсак, 14 м киңлектә эшкәртүче – кукуруз, симәнке, рапс калдыкларын ваклауга көйләнгән катокны, җирне 35 см, 40 см, хәтта 45 см-гача эшкәртүче агрегатларны, шулай ук шактый зур киңлектә эшкәртүче дисклы тырмаларны күреп сокланучылар күп булды. Татар тотып карамыйча ышанмый бит ул. Гади генә техник характеристикаларны уку артык зур эффект бирмәс тә иде, мөгаен. Ә “Таң” басуын әйләнүче агрегатларны күргәч, күпләр хәйран калды. Иң беренче танышканыбыз – кукуруз игүнең технологик картасы иде.
Монда кукуруздан калган камылларны юк итүдән башлап, ике эздән дым тоту да, кирәк булса калийлы ашлама кертү, аммиак суы кертеп, культивацияләү, тишелгәнче тырмалау, рәт араларын эшкәртү, чүп үләненә каршы гербицид сиптерү, минераль ашламалар һәм үсеш стимуляторлары куллану... кыскасы, барысы да пунктлап язылган күрсәтмә дә элеп куелган иде. Башта, әйтик, уңышны җыеп алганнан соң басуны эшкәртү алымнары күрсәтелде. Әлбәттә искитәрлек, сыйфатлы... Тик барысы да бәяләргә килеп төртелә шул.
Моннан тыш кукуруз силосын әзерләүнең заманча технологияләре дә тәкъдим ителде. Бу яктан да безнең мактанырлыгыбыз да, күрсәтерлегебез дә бар.
Хәер, районыбызда тулай сөт савымының, ә моннан да бигрәк шартлы бер баш савым сыерыннан алган тәүлеклек тулай савымның, күз тимәсен, югары булуы – беренче чиратта, әнә шул заманча алымнарны куллануыбыз нәтиҗәседер. Бу очракта кукуруз силосының югары сыйфатлы булуы бик мөһим. Ә моның өчен агротехник таләпләрне төгәл үтәү, шулай ук урып-җыю вакытын дөрес сайлау мөһим. Әлбәттә, инде, төрле консервантлардан, микроблардан башка һич булмый – шул нигездәге ачыткыларны да кулланырга кирәк. Алар терлек организмына уңай тәэсир итәләр, микрофлорага нык йогынты ясыйлар. Ахыр чиктә болар барысы да терлекнең туклану рационын баету, димәк, терлекчелек продукциясе алуның да артуына китерүче факторлар.
Семинар-киңәшмәнең II, теоретик өлеше районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиевның сәламләү һәм таныштыру чыгышы белән башланды. Залда утыргач күп нәрсә колакка чалына бит ул, әйтик, районның сөрүлек мәйданы 46,2 мең гектар тәшкил итүен ишеткәч, арадан берсенең: “Кечкенә икән бу район”, диюе ишетелде. Аннан соңгы саннарны ишеткәч, кечкенәнең эче тулы төш кенә булуын аңлагандыр дип өметләник. Күңелгә үтәрлек саннар күп иде ул чыгышта.
Бүгенге көндә районыбыз күмәк хуҗалыкларында 36 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 11819 баш савым сыеры бар. Узган елны 113,2 мең тонна сөт җитештерелде. Бер баш сыерга исәпләсәк, еллык уртача савым 11189 кг тәшкил итте. Ә бүгенге көндә көнлек тулай савым 400 тоннадан артык.
Әлбәттә, төп күрсәткечләребез авыл хуҗалыгы белән бәйле. Шуңа күрә, беренче чиратта терлекчелекне чагылдыру урынлы. Әмма моннан тыш та куанычлы саннар бик күп. Янә районыбыз башлыгы чагылдырган саннарга игътибар итик.
Бездә ел саен яңа төр, заман техникалары сатып алу алу дәвам итә. Бүгенге көнгә алган төрле техника һәм җиһазлар инде 355 миллион сумлык булган... Алдагы көнне кайгыртып кабул иткән эре инвестицион проектлар бик киң масштаблы һәм алар җитди икътисади эффектка ия. Мисал итеп “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә смета бәясе 1 млрд. 800 млн. сум торучы терлекчелек комплексы төзелә башлауны, “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте агрофирмасында 3000 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелүне, шулай ук “Ленин”, “Фәйзи Галиев”, “Күшәр”, “Тукай” күмәк хуҗалыкларында зур суммаларга терлекчелек белән бәйле төзелешләр алып барылуын телгә алу урынлы булыр. ...Моннан тыш – “Таң” күмәк хуҗалыгы турында да бер генә фактны булса да бәян итү кирәк. Биредә 5000 баш мөгезле эре терлек тәрбияләнә һәм шуларның 2000е – савым сыерлары. Шуңа күрә биредә тәүлеклек савымның 65 тонна булуына һич гаҗәпләнерлек түгел.
Районыбыз башлыгы чыгышында: “Конкурентлыкны саклап калу өчен авыл хуҗалыгы секторы даими үсештә булырга тиеш”, – дип билгеләде.
Гөлүс Баязитов исә, үз чыгышында сыйфатлы азык әзерләү нигезләре, силос әзерләүнең стратегиясен һәм тактикасын билгеләү турында сөйләде, шулай ук терлекчелектә агымдагы елның 8 ай күрсәткечләрен искә алды. Бу чорда республиканың авыл хуҗалыгында 1 млн 253 мең тонна сөт һәм 280 мең тонна ит җитештерелгән. Бер сыердан уртача 5936 кг сөт савылган.
Шулай ук кукуруздан терлек азыгы әзерләү темасы да читтә калмады. Силосның сыйфатына һәм туклыклылык кыйммәтенә йогынты ясый торган төп факторларны атап, ул, кукурузны дымлылыгы 65% тан артмаган һәм урдыру биеклеге 40 см-дан да ким булмаган очракта гына җыярга, кукуруз бөртегенең силос массасында яссылануын булдырырга, аны яхшылап таптатырга, силос траншеясен ике катлы пленка белән капларга һәм траншеягә салу вакытын 3-5 көн эчендә башкарырга чакырды. Шулай ук терлек организмы кукуруз крахмалын яхшырак үзләштерсен өчен, ашлык сыйфатлы итеп яссылатылырга яки кисәкләргә бүленергә тиеш, дип ассызыклады. Моның өчен азык җыю комбайнында корн-крекер, ягъни, массаны ваклап төюгә көйләнгән эшче органы булырга тиеш икән. Дәлилләре дә җитди. «Крахмалның үзләштерелүчәнлеген 1 процентка арттыру сыерларның продуктлылыгын тәүлегенә 300 граммга арттыра. 1000 сыерга исәпләгәндә, хуҗалык сөт сатудан 1 айга 360 мең сум өстәмә табыш ала. Шул рәвешле, корн-крекерны куллану 2,5 ай эчендә акланачак», – диде ул.
Соңыннан семинар-киңәшмәнең янә бер күңелле өлеше узды – районның һәм республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән алдынгы җитештерүчеләрен бүләкләделәр.
Араларында безнекеләрнең дә булуы горурлык хисе тудырды.
Гомумән алсак, семинар-киңәшмә районыбызда гына түгел, бөтен Татарстанда авыл хуҗалыгы үсешенә зур этәргеч булды дияргә нигез бар. Чөнки белгечләргә үзләренең белемнәрен киңәйтү, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлек бирде. Фикер алышу вакытында тәкъдим ителгән фәнни һәм технологик яңалыклар һәм инновацион технологияләр куллану авыл хуҗалыгы секторында киләсе уңышларга юл ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев