Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары арттырыла

Республиканың азык-төлек иминлеген формалаштыруга кече хуҗалыклар да зур өлеш кертә.

Алар тарафыннан 2024 елда 142 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, 2023 ел белән чагыштырганда, 11 процентка күбрәк. Әмма шул ук вакытта шәхси һәм шулай ук фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә. Электрон хуҗалык кенәгәсе мәгълүматлары буенча, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 86,7 мең баш тәшкил итә, бер елда 8,8 мең башка кимегән. Әлеге хәлне хәл итү өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өстәмә ярдәм чаралары турында карар кабул иткән.

 Атап әйткәндә, бер баш савым сыерына ставкалар 2300-4300 сумнан 6300 сумга кадәр арттырылган, кәҗәләрне тотуга субсидия – 500 сумнан 1000 сумга кадәр. 
Савым сыерларын тотуга субсидиянең гомуми суммасы 534 миллион сумга кадәр арткан. Сөт юнәлешендәге 8 сыерга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә субсидия – 600 мең сумнан 1 миллион сумга чаклы, 5 сыерга исәпләнгәне 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр. Товар терлекләре (60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр) һәм нәселле таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сыерларга (70 мең сумнан 90 мең сумга кадәр) субсидияләр ставкалары 20 мең сумга арттырылган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү чараларын арттыру «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев