Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Сөт муллыгы дәвам итә

Районыбыз күмәк хуҗалыклары терлекчелек үсешенә илтүче алшартларны тагын да үстерүгә нык игътибар итәләр.

Укучыны, әлбәттә, беренче чиратта, бу тармакта республика буенча тоткан урыныбыз кызыксындырадыр.
24 июньгә Татарстан буенча көнлек тулай савым 5571,9 тонна тәшкил итте. Татарстан буенча алсак, районыбызның күмәк хуҗалыклары сауган көнлек тулай савым 437,9 тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч алдагы елгыдан 30,5 тоннага артык, ягъни 107 %. Ай башына карата да – 5,8 тоннага, хәтта алдагы көнгедән дә 1,7 тоннага күбрәк. Нәтиҗәдә бер баш сыердан сауган тәүлеклек савым республикада иң зуры – 35,7 килограмм. Республика буенча ул 26,4 килограмм тәшкил итә.
Биредә безнең өчен тагын да куанырлык бер сан бар – 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата сауган сөт күләме бездә 8,19 килограмм тәшкил итә. Менә бу күрсәткечкә башка районнар якын да килә алмыйлар. Шушы күрсәткеч сөтчелек районы булуыбызны дәлилли. Республика буенча бу күрсәткеч – 1,41 килограмм. Дөрес, “ут күрше”ләребез һәм тармактагы төп көндәшләребез саналган Кукмараныкы – 6 килограмм һәм Балтач белән Сабаныкы 5 килограмм тирәсе.
Кабат көнлек тулай савымга әйләнеп кайтыйк. Кукмара районында ул 568,7 тонна ук. Биредә дә алдагы көн һәм ай башына карата ул “+” билгесе белән бара. Әмма анда бер сыердан тәүлеклек савым безнекеннән азрак – 30,9 килограмм. 
Балтачның көнлек тулай савымы да безнеке чама – бүгенге көндә 438,6 тонна. Шунысы кызык, элегрәк сөт саву сводкасының урта тирәсендә йөргән Минзәлә райо­нында да шактый арткан. Биредә көнлек тулай савым 392,2 тоннага җиткән.
Безнең районда ни хәлләр – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга күз салыйк.
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 25 июньгә көнлек тулай савым, өченче – бу көнне зачет исәбеннән саткан, дүртенче – план буенча һәм бишенче – фактта бер баш сыердан сауган сөт (килограммнарда)
Дусым                       20453    23948    28,02    25,60
Фәйзи Галиев           18570    18762    27,92    22,98
Күшәр                       38623    36543    31,40    23,78
Ленин                       46022    45483    30,68    26,91
Таң                           72613    73898    38,22    30,51
Мәңгәр                    48806    49841    39,04    30,64
Шахтер                    58860    58616    36,31    26,51
Уңыш                       58058    60990    36,93    29,76
Тукай                       74170    72455    42,38    37,80
Район буенча        436175    440536    35,49    28,99
Хәзер элекке сыман беренче планга бер баш сыердан сауган сөтне генә чыгарып булмый. Хәтта факттагыны да. Биредә көнлек тулай савым да, хәтта зачет исәбеннән сатканы да мөһим роль уйный. Мөгаен һәр күмәк хуҗалыкта авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештерелгән сөт күләме дә гаделлекне ачыграк чагылдырыр. Ни генә булмасын, чиста авыл хуҗалыгын, аның да сөтчелек тармагын өлге итеп сайлаганбыз икән, көнлек тулай савымны 500 тоннага җиткерү районыбыз өчен дә, Әтнә халкына да яхшы бонус булыр иде.
Инде мул сөт алу өлкәсендә ниләр эшләнүен күзаллау урынлы булыр. Бу көнгә күмәк хуҗалыклар 62148 тонна сенаж һәм 315 тонна печән әзерләделәр. Әлбәттә, респуб­лика күләмендә бу шактый күп саналса да, Әтнә буларак карасак – азрак. Чөнки факттагы терлек саны гел арта бара. Өстәвенә, бер типта ашату нәтиҗәсендә, яхшы өстәмәләр кушылган сенаж төп азык булып тора. Шуңа күрә аның күләме генә түгел, сыйфаты да яхшы булу шарт. Ә инде мул сөтнең икътисадый яктан колхозчы тормышында чагылыш табуы беркем өчен дә сер түгел.
 Сенаж салу сводкасына күз салыйк
Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 25 июньгә туплаган сенаж (тонналарда).
Дусым    4138
Фәйзи Галиев    2700
Күшәр        5259
Ленин        8228
Таң        10823
Мәңгәр    6270
Шахтер    8750
Уңыш        7808
Тукай        8172
Район буенча    62148

–Терлек азыгы әзерләүнең төп өлеше тәмамланды дияргә була. Эшләгән кешегә көннәре дә бик уңай торды, – дип билгеләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитов та.
Мул сөт алу өчен яхшы терлек базасы гына җитми, әйтик, терлек тораклары, тәрбия шартлары да тиешле югарылыкта булырга тиеш. Бу уңайдан әлегә кадәр яңа төзелгәннәрне дә түгел, ә бүгенге көндә баручы төзелешләрне искә алу җитәр. Әйтик, бүгенге көндә 3 күмәк хуҗалыкта инвестпроектлар буенча савым комплекслары төзелә.
“Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында – 3000, ә “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, әлегә, 1000 баш савым сыерына заманча савым комплекслары төзелә. 
Беренче икесенең тораклары инде ноябрь аенда ук гамәлгә керергә тиеш. Алар яңа комплексларга үз сыерларын китерәләр дип планлаштырыла. “Шахтер”да робот технологиясе керер дип исәпләнә. “Таң”да 80 сыерлык “карусель” системасы булыр кебек. 
Ә “Уңыш” төзелешнең, югарыда язганча, әлегә I этабын инде берәр айдан соң кулланышка кертә.  Комплекс тиздән әзер булачак. Иң мөһиме – бу комплекска читтән 500 буаз тана кайтырга тиеш.
Ни генә булмасын, яхшыга өметләник. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев