Сөтне сатып алу бәясе төшә
Бүгенге көндә республикада авыл хуҗалыгы секторы тарафыннан эшкәртелмәгән сөт сату бәясе 39 сум 94 тиен тәшкил итә.
Узган ел дәрәҗәсенә карата бәя 5 сум 87 тиенгә югары. Тик ел башыннан ул 4 сум 79 тиенгә кимегән, ай башына – 1 сум 78 тиенгә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда исә чи сөтне сату бәясе – 33 сум 98 тиен. Узган ел дәрәҗәсенә килгәндә, бәя 7 сум 4 тиенгә кыйммәтрәк. Ел башына 30 тиен, ә ай башына 1 сум 50 тиенгә кимү күзәтелә.
II Милли сөт конгрессында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов шундый саннар китерде.
– Бүген сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгында иң кызыклы юнәлеш дип саныйм. Шул ук вакытта чимал сөткә сатып алу бәяләренең сезонлы тирбәнешләре һәм үзкыйммәте арту инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны куркыныч астына куйдыра. Шуңа да без җитештерүне генә түгел, сөт эшкәртүне дә үстерергә тиеш, – дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев