Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Сыерлар нигә сөт бирми?

Сыерлар бозауларга 1,5-2 ай кала сөтләрен киметәләрһәм ташланалар. Монысы гадәти хәл булып санала. Ә менә кайбер очракта бозаулаган беренче көннәрендә үк сөтләрен киметәләр.Нигә шулай?

Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Сыер теләккә килгәндә,  каплатылгач, сөтне савып бетермәү, соңа калып ташлату, бозаулаганчы саву, дөрес ашатмау, азыкта витаминнар , миндаль матдәләр җитмәү, үз вакытында саумау, куркыту, савучылар алышынып тору, сыерларны урыннарыннан күчерү, җилем авырулары һәм башкалар. Күп очракта шушы сәбәпләрне бетерсәк, сыерның сөт бирүе нормага килер. Мин инде эшләмәсәм дә, миңа шалтыратып сорау бирәләр. Шушы соңгы елларда :"Сыерыбызның сөте аз, иртә ташланды, бик матур гәүдәле тана алган идек , сөте бик аз, көнлек савым 8-12 литр чамасы",- диючеләр күбәйде.

Үзебезнең якта сыер асраучылар белән сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдем : хәзер кайбер  хуҗалыклар ИТ токымлы үгезләр орлыгы белән капладылар икән. Нигә болай эшлисез дигәәч, мин мондый җаваплар ишеттем:"Башта осеменаторлар безгә әйтмиләр иде, хәзер ИТ токымлы белән каплауга рөхсәт сорыйлар. Имеш, болай эшләгәндә сыерлар беренчесендә үк алыналар".  Әле шунысы да бар икән . Бер таныш осеменатордан сорашкач:  "Заявка бирсәң ИТ токымлы орлыкларны китереп тә бирәләр", -диде.
Болай эшләү дөресме соң?  Бөтен әйберне бутап сөтсез калмабызмы? Безнекеләр район Казанга якын булгач, сөт токымлы холмогор сыерларын асрыйлар. Сөтләре күп булса да, майлылыгы түбәнрәк . Уртача 3,7℅. Бу токымга инде өч гасырлар булса да, аның сыйфатларын яхшырту өстендә һаман эшлиләр.

Безнең якка осеменаторлар кайдан гына килмиләр, хәтта, Балтач ягыннан да. Инде күп еллар Кукмарадан килеп УЗИ белән буазлыкны тикшерәләр.  Бу эшләрне үзебезнең белгечләр эшләсә, күпме акча районда калыр иде. ИТ токымлы орлык белән каплатыпсөт токымлы холмогор җырларыннан туган бозауларны үстереп тана итеп сатсак, егетләрен үстереп, осеменатор юк дип сыерларны каплатсак, үзебез дә белмичә банкротлыкка чыгарбыз.
Минемчә, безнең районга ИТ токымлы үгез орлыклары бөтенләй керергә тиеш түгел. Әле шунысын да әйтергә кирәк: холмого сыерларының таз сөякләре бик нык түгел, алар уалучан. Ит токымлы белән каплатып бозавы зур булып сыер зәгыфләнеп калырга да мөмкин.
Терлекчелектә нәсел эше беренче чиратта торырга тиеш. Моның өчен сөт токымлы яхшы үгез орлыгы белән каплатырга, тана бозауларны дөрес ашатырга, тәрбияләргә, максатчан үстерергә кирәк.Шулай эшләгәндә бүген сыерлар ким дигәндә 25-30 литр сөт бирергә тиеш.
Мөхәммәт Шәрәфиев, Татарстан Республикасының атказанган мал табибы, хезмәт ветераны.

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев