“Әтнәдә оешкан төстә башланды”
Ашыгып килгән урак - Камил Сәгъдәтшин язмасын укыгыз. Ватаным Татарстан газетасы.
Бөртеклеләрнең өчтән бер өлеше җыеп алынган. Гектардан уртача 31,3 центнер ашлык чыгуын исәпкә алганда, быел игенчеләребезнең 5 миллион тонна ашлык алу турындагы хыялының тормышка ашуы зур сорау астында кала. Һәрхәлдә, күңелдә өмет очкыннары саклана әле.
Хыял дигәннән, 5 миллион тонна ашлык җыеп алу өчен, көздән чәчелгәннәренең генә түгел, ә сабан культураларының да уңышы югары булу кирәк шул. Быел исә күп хуҗалыкларда сабан культуралары корылыктан шактый зыян күрде. Язның атна-ун көнгә соңга калып килүе, аннан соң һава торышының сүрән торып, игеннәр тернәкләнеп китәр чорда озак вакытлар яңгыр яумавы да булачак уңышка зыян салмый калмагандыр. Белгечләр әйтүенчә, туфракның өске өлешендәге дым катламы быел узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк.
Шулай булуга да карамастан, республиканың байтак районнарында елына күрә ярыйсы гына уңыш өлгерде. Аеруча, яхшы сортлы көзге бодай һәм арыш кырларында. Технология таләпләрен төгәл үтәп, вакытында ашлаган, яфрактан тукландырган, корткычларга каршы көрәш чаралары кулланган хуҗалыклар гектарыннан 40-45 центнерга кадәр уңыш ала.
Андыйлар арасында иң беренче булып Зәй, Сарман, Тукай, Актаныш, Азнакай районнарын атыйсы килә. Соңгы берничә ел эчендә әлеге район хуҗалыкларында игенчелектә генә түгел, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгының башка тармакларында сизелерлек уңай үзгәрешләр бар. Сер түгел, алгарышның башында “Агрокөч-Төркем” холдинг компаниясе тора. 300 мең гектар сөрү җиренә җаваплылыкны үз өстенә алган инвестор тарафыннан әлеге район хуҗалыкларына күрсәтелгән ярдәмне санап бетерерлек тә түгел. Сидераль культуралар чәчеп, пар җирләренең уңдырышлылыгын күтәрү, яңадан-яңа сортлар куллану, игенчелектә тиешле технология таләпләрен төгәл үтәү һәм фәндә булган яңалыкларны үзләрендә файдалану – уңай нәтиҗәләрнең нигезендә шулар ята. Тагын шунысын да әйтми кала алмыйм: “Агрокөч–Төркем” хуҗалыклары “Чаллы – Бройлер” кошчылык комбинаты һәм терлекчелек комплексларыннан ел саен кырларга 800 мең тоннадан артык органик ашлама чыгара. Нәтиҗәсе күз алдында: явым-төшем күләме буенча республиканың күп районнарыннан калышучы кырларда быел һәр гектардан 42-45 центнер уңыш алына.
Язның берничә атнага соңгарып, ә урып-җыю эшләренең атна-ун көнгә иртәрәк башлануы төньяк районнарга ничек тәэсир итте? Урып-җыюның башлангыч нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Әтнә, Балтач, Арча, Саба, Кукмара, Биектау һәм башка кайбер районнарда эшләр оешкан төстә башланып китте. Әмма урак эшләренең яртысын тәмамлап килүче Нурлат, Әлки, Зәй, Тәтеш, Чистай, Сарман, Буа районнарын куып тотар өчен, шактый тырышасы бар әле. Августның беренче декадасына урып-җыю эшләренең биштән берен дә башкарып чыга алмаган Бөгелмә (13 процент), Менделеевск (18 процент), Алабуга (19 процент) һәм кайбер башка район хуҗалыклары яңгырлар башланса ни эшләр?
Мөстәкыйль эшләүче хуҗалыклар арасында, бернинди кыенлыкларга карамый, ел саен югары уңыш алучылар бар. Күп нәрсә хуҗалыкларның үзеннән дә тора. Алексеевск районы “Родина”, Чүпрәле районы “Чынлы” хуҗалыкларында быел гектарыннан 40 центнердан артык уңыш җыеп алынганда, ни өчен янәшәдә генә әлеге күрсәткеч табигать шартлары уңай килгәндә дә гектарыннан 18-20 центнердан артмый? Андый хуҗалык җитәкчеләренә озак еллар дәвамында җирне азаплаганчы, йөгәнне булдыклыраклар кулына калдыру дөресрәк булыр иде.
Хәер, бу кадәресе төрле юллар белән хуҗалык байлыгына хуҗа булып алганнарга гына түгел, инвесторларга да кагыла. Дәүләт биргәнне генә “йотып”, көч-хәл белән очын-очка ялгап барган, күрсәткечләре елдан-ел түбән тәгәрәгән хуҗалык җитәкчеләреннән вакытында котылу киләчәккә юл да ача бит әле.
Югыйсә, уңдырышлы җирләрне тиешенчә файдалану, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен һәр хуҗалыкның мөмкинлеге бар. Кайвакыт, гаҗәпләнеп тә каласың – хуҗалыгы да әллә ни зур түгел. Ә ел саен яңа техника алына, технологияләр кертелә. Эшләүчеләр – эшләгән булып, эш бирүче – түләгән булып та кыланмый. Айга ике тапкыр, уч тутырып, хезмәт хакы алалар, хуҗалык исәбенә ял йортларына барып, сәламәтлекләрен ныгыталар. Үзем булган Балтач, Арча, Кукмара, Апас районнарының шундый хуҗалыкларында кадрлар белән дә проблемалар аз, авыл бетә дип зарланучы да юк.
Шәхси хуҗалыктан башлап, крестьян-фермермы ул, гаилә фермасы яки эре инвестор хуҗалыгымы, үз хуҗалыгының керем-чыгымнарын алдан планлаштырырга омтыла. Ә инде ел дәвамында сөт һәм ашлык бәяләре ике тапкыр кимесә, хуҗалыгыңда нинди алга китеш булсын? Белгечләр исәпләвенчә, Татарстан хуҗалыклары быел сөттән генә дә 3 миллиард сум акча югалткан. Ашлыктан, иттән, яшелчәдән тиешле табыш керсә, хуҗалыкларга никадәрле яңа техника алып булыр иде. Һәрхәлдә, бүгенге кебек бер комбайнга 600-700 гектардан артык туры килмәс иде.
Хәер, игенчеләребез кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән инде. Игенчелектә тиешле технологияләрне төгәл үтәгән хуҗалыклар корылыкка да әллә ни бирешми. Моның шулай икәнлегенә Апас районы “Зөя” агрофирмасы кырларында йөргәндә, тагын бер кат ышандым. Баш агрономы Рифат Рәхмәтуллин әйтенчә, дәвамлы кызу көннәр урып-җыюны гадәттәге еллардан атна-ун көнгә алданрак башларга мәҗбүр иткән. Кырларда бүген утыздан артык комбайн эшләсә дә, бер техникага 700 гектар туры килә икән. Искергән комбайннарның ватылып торуын да искә алганда, күбрәк тә чыга. Шуңа күрә урып-җыю эшләрен тәүлек дәвамында алып барырга туры килә.
Хуҗалык җитәкчесе Мансур Хәсәнов сүзләренә караганда, кемнең нинди техникада эшләвенә карап, матди кызыксындыру чаралары каралган. “Нью-Холланд” комбайнында эшләүче Рамазан Гашигуллин, без хуҗалыкта булган көнне 76,4 тонна ашлык суктырып, килешүдә каралган кызыксындыру чаралары нигезендә көнлек хезмәт хакына өстәмә рәвештә 6 мең сум акча эшләгән. Хуҗалыкның дистәдән артык комбайнчысы эш нәтиҗәләре буенча акчалата өстәмәгә лаек булган. Ә узган елда 100 мең сум акчалата премия алган “Клаас Лексион” комбайнында эшләүче Ленар Шәрипов һәм Ринат Ибәтуллинга “2018 елның иң алдынгы экипажы” исеме бирелде.
– Андыйлар тагын да булачак әле. Һәр мең тонна ашлыкка өстәмә рәвештә 5 мең сум премия бирелә, – ди Марат Мансур улы.
Апас районы кырларында техника гөрелтесен генә түгел, җыр тавышларын да ишетергә мөмкин икән. Район һәвәскәрләренең “Замандаш” агитбригадасы бары тик “Зөя” хуҗалыкларында гына да егермедән артык концерт куярга өлгергән. Шунда ук хезмәт алдынгыларының да исемнәре яңгырый. Мондый концертлардан соң, икеләтә дәрт белән эшлибез, – ди кыр батырлары.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 113, 10.08.2018/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев