Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчам тулы чәчәк-гөлләр

Конкурс нәтиҗәләре

“Бакчам тулы – чәчәк-гөлләр!” конкурсына йомгак ясалды.

Зинһар өчен, җиңүче итеп моны сайламаганнар, тегене куймаганнар дип нәтиҗә ясый күрмәгез. Бу бәйгенең максаты үзара аралашу, бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу. Ә инде сайтта үзеңнең хезмәтеңне күрсәтү – зур горурлык! Катнашучылар, сез барыгыз да җиңүчеләр, афәрин!

Ә укучылар арасында иң күп тавыш җыйган Фәрит Сабиров белән Розалия Заһидуллинага килсәк, үзегез дә таныйсыздыр – аларның бакчалары үзе бер иҗат, искитәрлек!

Редакциягә Фәрит Сабиров исеменнән килсә дә, сер түгел, биредә төп хезмәт килене һәм җәмәгате өстендә. Махсус әзерләнгән бүләкне алырга Күлле Киме авылыннан Илсия Сабирова килде.

  • Мин бирегә тормышка чыгып килгәнче үк бик матур чәчәкләр үстерә иделәр. Беренче чиратта Рүзия әни тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Ә хәзер ул матур композицияләрне интернетта табып тора, мин арадан сайлап яңаларын утыртырга тырышам. Үзең генә үстереп булмый ул. Әлбәттә, өйдәге ирләрн дә нык булышалар, дип елмая.

Февраль аенда ук өйдә рассада утырта ул. Хәтта парникның да як-ягына чәчә икән. Ә инде май айларында ачык грунтка чыгара башлыйлар.

  • Без матурлыкны бик яратабыз. Гөлбакча ясауга омтылу әнә шуннан килә, күрәсең, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев