“Бер капчыкта берәр аяк...”- балалар әле дә сөйлиләр
Балалар ялы - 2018

“Бер капчыкта берәр аяк...”- балалар әле дә сөйлиләр

Иске Өҗем авылы  балалары бәйрәм итте.

   3 август көнне балалар өчен сабантуй уздырдылар мәдәният хезмәткәрләре.

Өченче ел үткәрә алар бу чараны. “Балалар да, әти-әниләр дә яратып көтеп алалар. Бигрәк тә балалар шатлана. Өлкәннәр дә карарга киләләр”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Шакирова.

  Ә программада төрле кызыклы уеннар:  капчык сугыш та, бер капчыкка берәр аякны тыгып ике кеше йөгерү дә... – фотолардан карагыз, алар сөйли белә.

  • Бик күңелле булды, рәхмәт оештырганнарына. Ике сәгать барган бу чараны балалар киләсе бәйрәмгә кадәр искә алып сөйлиләр әле,- диләр әти-әниләр.

Нет комментариев