Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар ялы - 2018

"Елашып аерылыштык бүген..."

"Апа, калсак ярыймы?" дип үзәкне өзде алар.

"Чулпан" лагереның беренче сменасы тәмамланды. 8 сыйныфта укыган 110 бала ял итте бу сменада.

   Яңартылган лагерьның рәхәтлеген язып җиткереп була димени, моның өчен монда ял итеп, кызыклы мавыктыргыч уеннар уйнап, сәяхәткә йөрергә кирәк һәм менә шушы урман һавасын суларга. Билгеле кайтасы килми. Биредә ял итүче балаларның хәлатен аңлау читен түгел. Җитмәсә кичәге учак җылысыннан соң.

- Балаларга ял бик ошады, китәселәре килмәде. Күңелләре тулып, елашып аерылыштык бүген. "Апа, икенче сменага калсак ярыймы", дип яныбызда бөтерелделәр. Калыгыз, дидек инде. Чөнки, икенче сменада 40 бала булыр дип көтелә, балалар саны аз. Ул безнең  8августта башланып, 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Озын смена -  18 көнлек. Алла боерса, анысын да матур гына башкарып чыгарбыз,  дип уйлыйбыз. Кичә озату йөзеннән учак яктык, бик күңелле булды, вожатыйларыбыз бик җаваплылык тоеп эшләделәр. Алар безнең үзебезнең Әтнә кызлары, Әтнә егетләре: ике вожатыебыз медуниверсситетның 1 курсын тәмамлаган  Мөхәммәтова Алина, Мәгъсүмова Илүзә, Арча  педагогия көллиятендә укыган кызлар өчәү иде, ике кызыбыз ЦВРның ( мәктәптән тыш эшләр үзәге)  педагоглары иде. Бариева Инзилә өлкән вожатый булды. Бер вожатыебыз әле генә укып бетергән яшь егет Надил Әхмәтов - Күңгәр авылы егете. Физрук Сәгъдиев Динар булды - ди лагерь җитәкчесе Эльмира Мәгъсүмова.

Икенче сменада вожатыйлар азрак буласы, калган  төп состав икенче сменада да эшләячәк.

- Лагерьны балалар бик яраттылар. Сөйләп туя алмыйлар, оештыручы укытучыларга, вожатыйларга бик рәхмәт, - диләр әти-әниләр. Ә лагерь җитәкчелеге район җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

- Республика программасы нигезендә төзекләндерелсә дә лагерь, үзебезнең район җитәкчеләре бик зур көч куеп, балаларга булсын, дип тырыштылар.  Аларның ничек эшләгәннәрен күргәч, начар итеп эшләп булмый, аннан соң безнең укучыларыбыз да бик активлар, бик тәртиплеләр. Үзебезнең дә күңелләр тулды аларны озатканда, - дип сөйли биредә эшләүчеләр.

Бер-береңне аңлап эшләгәндә яхшы инде ул. Алдагысы да шулай узсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев