Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар ялы - 2018

Мини, Микки - Арыда!

Ни генә эшләми бу арылар, нинди генә мөгез чыгармыйллар. Кемнәрне генә чакырмыйлар, кая гына бармыйлар.

26 нчы август көнне "Балачак иленә сәяхәт" ясадылар алар. Мини һәм Микки белән. Арчадан килгән Зилә белән Дамира Раилә белән Фидаилдән дә уздырып Ары балаларын ял иттерделәр.

Нинди балалар гына, әби-чәбиләрне дә. Монысын да яратып әйтүем. Үзебезнең хәбәрчеләр булгач, гел сокланып, тагын нин уйлап табар икән болар дип күзәтәм. Югыйсә, эшлисең эшләп бетерделәр дә кебек. Юк, аяк астында яткан чыбыркыдан да бәйрәм ясый бу халык.

Арылар үзләре дә гаҗәпләнә һәм соклана, сүгеп ташлаучылары да җитәрлек. Бер эшегез юк икән, дип аңламаучылар да бар. Ә алар елмаеп, халык өчен яши. Бу бәйрәм турында язып тормыйм, фотоларын карагыз. Кызыгып та куярсыз, бармы сездә Фидаил белән Раилә кебекләр, уртаклашыгыз, языгыз. Андый шәхесләрне сакларга һәәм якларга кирәк. Бүгенге заманда башкалар өчен яши белү – зур батырлык үрнәге ул. Чөнки бу чараларның барысына да акча табасы бар әле. Ә анысы бүген иң кадерле кыйммәткә әйләнеп бара, кызганычка каршы.

  • Бәйрәм искиткеч...супер, на урра булды, рәхәтләнеп уйнап-көлеп, күңел ачтык...Үзебезгә - үзебез бер бәйрәм ясадык...Ә без бәйрәмнәрне бик тә яратабыз...- диләр Ары авылында.

Шулай яшәргә кирәк, сөбханалла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев