Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да санаулы көннәр калып бара. Авыл җирлекләрендә бәйрәмне матур башлангычлар белән каршылыйлар.
Күлле Киме авылында бәйрәмнең мәңгелек истәлеге булып калсын дип, мәдәният йорты, балалар мәйданчыгының тирә - ягына 75 төп ылыслы агач утырттылар.
Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев җитәкчелегендә авыл җирлегендә эшләүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәләп башкардылар бу саваплы гамәлне.
- Үзизоляция шартларының бөтен тәртипләрен саклап эшләдек. Үзебезгә дә рәхәт булып китте. Үсеп китсеннәр дә, авылыбызга ямь биреп торсыннар. Еллар имин булсын, дип теләдек,- ди Күлле Киме мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова.
Ч.Сәләхова фотолары
Нет комментариев