Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

12 июньдә – районда, 13е – авылларда

Узган ел таҗвирусы белән бәйле, татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлары узмады.

Сабантуй – нинди генә зилзиләләр булмасын, гасырлар буена үзенең әһәмиятен югалтмыйча бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән мәдәни байлык. Татар халкының гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме Татарстанда гына түгел, Россия, хәтта чит илләрдә дә билгеләп үтелә. Кызганычка каршы, узган ел бөтен дөньяны шомга салган таҗвирусы бик күп чараларга киртә куйды. Шул исәптән, Сабантуйлар да үткәрелмәде. Шөкер, быел районда да, авылларда да Сабантуйлар узачак. Быелгы милли бәйрәмебез безне нинди яңалыклар белән каршы ала? Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Айрат Фәнилевич, иң элек Сабантуйга кагылышлы яңалыклар белән таныштырып китсәгез иде?

– Шунысын әйтеп китик, 12 июнь көнне Сабантуй районда – Каенсар урманында уза. 13 июнь көнне авылларда (автордан. Сабантуйларның исемлеге, вакыты белән киләсе санда таныштырабыз) үтә. Быел сәхнә бизәлешендә үзгәрешләр була. Шулай ук Сабантуй ачылышында балалар, Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары да катнашачак. Театральләшкән бик матур программа әзерләнә. Милли уеннар белән берлектә яңа уеннар да булачак. Балалар мәйданчыгы быел да аерым мәйданчыкта эшләячәк.

– Көрәш, ат чабышы, җәяүле йөгерү турында да әйтеп китсәгез иде.

– Ат чабышы үз урынында була. Милли көрәш олылар арасында дүрт үлчәү берәмлегендә – 65, 75, 85 һәм югары үлчәүдә. Балалар арасында биш үлчәү берәмлегендә – 30, 40, 50, 60 һәм югары үлчәүдә уза. Җәяүле йөгерү 18 яшькә кадәрге егетләр, кызлар һәм олылар арасында үтә. Һәр уенда да бүләкләр бик әйбәт.

– Соңгы берничә елда Сабантуй мәйданында исерткеч эчемлекләр сатылмый башлады. Әлеге таләпләр үзгәрешсез каламы?

– Әйе. Сабантуй мәйданында исерткеч эчемлекләр сат ы л м а я ч а к . Сат у б е л ә н шөгыльләнүчеләргә шуны да җиткерәсе килә: ит, балык продуктлары, шашлык сатучыларның ветеринар белешмәсе булырга тиеш. Форсаттан файдаланып, эшмәкәрләр игътибарына – Сабантуйда сату итәргә җыенучылар өчен 8 июнь көнне “Ашыт” спорт үзәгендә 13.00дә җыелыш уза.

– Соңгы вакытта Сабантуйга килүчеләрнең температурасын үлчәп кертәчәкләр, маскадан булырга тиешләр, дигән имеш-мимеш таралды. Ачыклык кертсәгез иде?

– Сату-алу, ашау-эчү санитар таләпләр нигезендә башкарылачак. Мәйданга кергәндә температура үлчәүләр булмый. Шуны онытмаска кирәк, таҗвирусы беркая да китмәде. Маска кию һәркемнең үз ихтыярында, һәрберебез үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев