Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Ары авылында гомер итүче Фидаил Кадимовның туган көне

Бүген Ары авылында гомер итүче хәбәрчебез Фидаил Кадимовның гомер бәйрәмее - туган көне.

Якын дустыбызны, хәбәрчебезне туган көне белән кайнар котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә тигезлегеннән аермасын.

Фидаил әфәнде тынгысыз, хыялый, иҗади кеше. Аның кул эшләре, фотолары һәркемдә соклану тудыра. Бу тормышта аның кебекләр күбрәк булса иде.

Аның тагын бер сыйфаты соклану тудыра. Ул һәрвакыт кешегә ярдәм итәргә әзер. Үзенә авырлык килсә дә, сиздерми. Фидаил зфзнде тагын бер кат туган көнең белән.

Фидаил! Синең төсле
Кешеләр сирәк була.
Авыр чакта синең төсле
Кешеләр кирәк була!
Синең төсле кешеләр ул
Безгә гел үрнәк була.
Иң кыен, авыр чакларда
Таяныч, терәк була!
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык
Гел уңышлар гына язсыннар.

Гомер юлың пар канатлы үтсен.
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Иң изге теләкләр белән "Әтнә таңы" коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев