Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Балага бер тапкыр бирелә торган пособиене үзмәшгульләргә бирү тәртибен аңлаттылар

Үзмәшгульлек статусы балага бердәм пособие билгеләмәү өчен сәбәп була алмый.

Бу хакта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Ата-ана үзмәшгуль булса, бердәм пособие алу өчен гариза бирергә мөмкинме? Әйе, мөмкин. Үзмәшгульлек статусы пособие билгеләүгә тәэсир итми һәм түләүне билгеләү буенча тискәре карар кабул итү өчен сәбәп була алмый», –  диелә ведомствоның телеграм-каналында.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, ата-аналарга үзмәшгульлек сыйфатында эшчәнлектән керемне раслый торган белешмәләр бирергә кирәкми.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләр өчен бердәм пособие раслады. Ул 17 яшькә кадәрге һәр балага гаиләнең мохтаҗлыгы бәяләгәннән соң бирелә һәм төбәктә балаларга билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала.

Әлеге пособие исәпкә иртә срокларда баскан йөкле хатын-кызларга да бирелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/balaga-ber-tapkyr-birela-torgan-posobiene-uzmasgullarga-biru-tartiben-anlattylar-5866781

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев