Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Безнекеләр дә бар

"Гаилә һәм мәктәп" журналының "Тукайның әкият дөньясында" һәм "Мәгариф" журналының "Моңлы саз чыңнары" конкурсларына барлыгы 400дән артык бала һәм укытучы катнашкан.

«Тукайның әкият дөньясында» бәйгесе җиңүчеләре, ниһаять, билгеле булды. Бәйгегә Казан, Нурлат, Мөслим, Кукмара, Теләче, Актаныш, Азнакай, һ.б. бик күп районнардан 300 дән артык эш килде. Бөек шагыйребез Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әсәрләрен бигрәк тә яраталар икән. Иң күп эшләр шул әсәрләр буенча ясалган иде. Бәйгегә килгән һәр рәсем, һәр эшләнмә балаларның бай фантазиясен, иҗадилыгын күрсәтеп тора. Шуңа күрә жюри әгъзаларына да җиңүчеләрне билгеләү җиңелләрдән булмады.

 

«Ә җиңүчеләр кем соң?» диясездер. Менә алар:

DSC_1086DSC_1103

«Иң яхшы рәсем»  номинациясендә (10-15 яшьлекләр)

1 урын – Фатыйхова Илүзә, Азнакай...

 «Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә (4-9 яшьлекләр)

1 урын – Хәбибуллина Ләйсән, Казан...

 

«Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә (10-15 яшьлекләр)

1 урын – Журкова Вероника, Казан

 

  Махсус бүләккә ия булучылар:

— «Иң яхшы рәсем» номинациясендә – Казанан Гаврилина Диана һәм Азнакайдан Тинбакова Лилия;

 — «Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә – Әтнәнең Дусым авылыннан Мөхәммәтшин Зөлфәт һәм Чистайның Нарат-Елга авылыннан Багаутдинова Аэлина.

Җиңүчеләрне тәбриклибез! Алга таба да безнең бәйгеләрдә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев