Дәүләт Думасына пенсия яшен арттыру турындагы законга 100дән артык төзәтмә кергән
Дәүләт Думасының түбән палатасында пенсия реформасы буенча парламент-җәмәгать тыңлаулары ике сәгатьтән артык дәвам итә.
Россия Дәүләт Думасына пенсия яшен арттыру турындагы законга 100дән артык төзәтмә кергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Дәүләт Думасының түбән палатасында пенсия реформасы буенча парламент-җәмәгать тыңлаулары ике сәгатьтән артык дәвам итә. 450 урынлык залда 600дән артык тыңлаучы җыелган. Биредә беренче чиратта төбәкләрдән килүчеләрне урнаштырганнар.
Икенче укылышка реформа законы проектына төзәтмәләр кертү срогы 24 сентябрьгә кадәр озайтылган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/21/170088/
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев