Иртәгә - Суслонгерга!
Барыр идем, күрер идем бер исән чагында Суслонгерны, дигән кешеләр булса, белми калмагыз. Иртәгә сәгать 8.00 дә Арча-Әтнә хәрби комиссариатыннан бер төркем кеше Суслонгерга китәчәк.
Хәтерләсәгез, 2015 елның апрелендә, беренче тапкыр Суслонгерга бардык. Инициаторы -Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов иде. Аннан соң ел саен, елга ике тапкыр Суслонгерга баруны гадәткә керттек. Гади йөрү генә түгел бу. Дога ирештерү - максат. Дин әһелләрен алып барып, биредә ятып калган әрвахлар рухына дога укыту. Каберлеккә - чәчәк утырту, зыярәт кылу.
*******2015 елгы язмадан өзек**********
Зират янына килеп туктадык. Менә ул – Суслонгерда үлеп калучылар хөрмәтенә Мари иле кешеләре тарафыннан куелган обелиск. Чәчәкләр дә салынган, чиста. Караусыз булса нихәл итәр идең. Янәшәсендә куелган тагын бер таш бар, “Анысын узган ел Югары Осланнан китерделәр, соңгы елларда менә шулай һәлак булганнарны искә алып килә башладылар, тик сезнен кебек зурлап килүчеләр булганы юк иде”, – дип каршы алды безне Звенигов районының Суслонгер шәһәр җирлеге башлыгы Владимир Кондратьевич Веселов.
Обелиск белән янәшә хуҗа күрсәткән урынга ир-егетләр чардуган белән гранит ташны урнаштырдылар, веноклар салдылар. Ыгы-зыгы беткәч, хәрбиләр “честь” биргәндә барыбыз да тын калдык, күңел генә уйнады. Василиск атакай, шәм кабызып, укый башлады, аны Раил хәзрәт алыштырды, мари урманында бер-бер артлы укылган догалар кайтаваз булып яңгырады, могҗиза булдымыни, дөньялар яктырып киткәндәй тоелды, агачлар үзара “сөйләште”. Табигатьтәге үзгәрешне күзәтеп, хәзрәт укылган Корьән аятьләрен багышлаганда күз яшьләрен сөртеп куючылар без генә түгел идек.
“Укыганнарыгыз кабул булып, җаннары тынычлансын инде, без дә тынычланыйк”, – дип әйтеп куйды янәшә басып торучы бер абзый. Без генә дә түгел икән, безнең килгәнне ишетеп, ул чорны үзләре күргән Суслонгерда яшәүчеләр безнең белән аралашыр, сорашыр өчен килгәннәр. Алар да кызыксына. “Бу зиратка урман эчендәге чокырга күмелгән мәетләр сонрак күчереп җирләнде, 1950 еллардан башлап монда кеше күммибез инде, бу ябык зират, карап кына торабыз. Ә ул чакта, 4 класста укучыларга, өелеп торган мәетләрне зур чокырга ташлап, аны җир белән тигезләргә куштылар. Монда румыннар, немецлар, дип анлаттылар. Без монда үзебезнекеләр, татарлар, чувашлар, Киров өлкәсеннән килүчеләр булганлыгын сонрак белдек, – дип уңайсызланып туктап калды Александр Богатырев.
Үзенең туган җирендәге бу вәхшилек өчен җанына тынычлык тапмаган бу агай да, без дә бер бизмәндә тигез кебек тоелдык – монда әйләнә-тирәдә гел мәетләр. Госпиталь урыны урман эчендә, әле кереп булмый анда”.
Дүртенче сыйныф баласы монда лагерь түгел, госпиталь иде, гел яралылар ташыдылар, үлүчеләр бик күп иде, дип хәтерендә калдырган. Һәркем үзенчә хаклы, еллар төрле дә, чынбарлык кына ачы… – Шулай язган булгандыр, Татарстанга аз гына ара калган югыйсә, ә алар безнен җирдә ятып калганнар. Сугыш, берни эшләп тә булмый, безнең җирлектә Арча, Әтнә егетләре ятып калганын да белдек, без зиратны карап, үлгәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп торабыз. Җәй аенда килегез, блиндаж булган урыннарны күрсәтербез.
Тарих аяныч булса да, хәтер безне берләштерсен, оныклар аралашсын…
Сугыш башланганда монда 11 сәүдә ноктасы, 4 ашханә, 5 икмәк пешерү заводы булган. Җирләр начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәгәннәр. 1941 елда халыкта 125 сыер, 15 сарык, 135 кәҗә, 11 дунгыз асраганнар. Бүген Сус лонгерда 3800 кеше яши. Мочалище белән икесенә 5000 халык бар. Агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр, 92 ИП теркәлгән, тормышлар начар түгел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына без дә әзерләнәбез… – дип таныштыра безне Владимир Кондратьевич...
Сүрия Мингатина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев