Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Белми калмагыз

Кар бабайны кем ясаган?

Җәүдәт Мәгъсүмов, Олы Әтнә авылы

Кызыклы  мәгълүматлар
Бала вакытларда Яңа ел алдыннан кар бабайлар әвәләү үзе бер кызык гамәл иде.  Хәзер кардан нәрсәләр генә ясамыйлар.                                                                                                                                 
Кардан  кеше  сынын  ясауны  беренче  булып, XII гасырда Европада изге Франциск Ассизлы уйлап тапкан дип санала. Ул күктән карны фәрештәләр җиргә бүләк  итеп төшерәләр һәм аннан ясалган сыннар кешеләрне җеннәрдән саклыйлар дип санаган. Францискка ияреп башка кешеләр дә төрле явыз рухлар сыннар белән кешеләрне бутап беренчеләренең эчләренә кереп урнашалар һәм яз җиткәч, кар эрегәндә үлеп бетәләр дип уйлаганнар, алар бусагадан  үтә алмасыннар өчен кардан ясаган кеше сыннарын өйләре яннарына куйганнар.                                                                                                                                          Соңрак  көз  җиткәч зур уңыш җыю өчен  ул сыннарга кишердән борыннар ясаганнар, өйдә муллык булсын дип башларына чиләкләр киертә башлаганнар, явыз рухларны куып җибәрсен өчен кулына себерке беркеткәннәр. Румыния иле кешеләре  өйдәгеләр барысы да сәламәт булсыннар  өчен сыннарның муеннарына сарымсактан муенсалар асканнар. Сыннарны ирләр кебек итеп кенә ясаганнар, ә борынгы заманнарда Россиядә христиан дине кергәнче кышны болытлар артында яшәүче кырыс хатын-кыз дип санап, аның  сыннарын ясаганнар, эчләренә акча яки тәмле ризык куеп калдырсаң ул кар сыннар кешеләрнең теләкләрен үтиләр дип уйлаганнар. 
XIX  гасырда ул сыннар кешеләрне явыз рухлардан саклаучылар булудан туктап өч кар шарыннан ясалып,  Яңа ел бәйрәме алданнан куела башлаганнар, 
Россиягә христиан дине үтеп кергәч, руханилар кешеләргә кардан сыннар ясауны тыйганнар. Рус патшасы Петр I  XVIII гасырда кардан сыннар ясауны рөхсәт  итеп, үзе дә көлке сыннар ясап, аларны “снежные дуры” дип атаган, шулай итеп патша  элек  кешеләрнең төрле  хорафатларга ышануларыннан көлгән. Крестьяннар, аларның балалары да Яңа  ел өйләренә муллык, бәхет алып килсен өчен аның  янына кардан сыннар  ясап куйганнар. 18 гыйнвар  Бөтендөнья кар бабайлар көне дип игълан ителгән, ул кулына тоткан себерке  “1” санына, гәүдәсе “8” санына охшаган бит. Япониядә кар бабайларны ике генә  кар шарыннан ясыйлар икән. 
Барлык мәгълүматлар кешеләрнең яшә­ешеннән, төрле тәҗрибәләрдән килеп чыкканнар. Мәсәлән, без барыбыз бала һәм яшь вакытларда телевизордан күп мултьфильм­нар карадык, аларны кызыклы әкиятләр дип кабул итә идек. Элегрәк язган “Әкиятләр  дөньясында” дип аталган мәкаләмдә күп  әкиятләрнең  нигезендә чынбарлык булуы  тырында язып чыккан  идем. Мултьфильмнар  белән  дә  шундый  хәлләр. Мәсәлән, Чебурашка һәм крокодил Гена турындагысын барыбыз да яратып карадык, беренчесе элек  апельсиннар тутырылган буш картон тартмадан килеп чыккан, ә крокодилларның кайда яшәгәнлеге  барыбызга  да  билгеледер. 
Билгеле  булганча  су  пары  яки  төрле  углеводородлар  ягып  эшләгән  моторлар  барлыкка  килгәнче  диңгезләрдә, зур елгаларда җилкәнле яки  ишкәкле кораблар, көймәләр йөзгәннәр,  елгаларда шулай ук бурлаклар дип  аталган кешеләр арканнар ярдәмендә корабларны  яр  буйлап  су  агымына  каршы  тартып  барганнар. Бау  башларына  суга  батып  югалмасыннар  өчен алар  агачтан  ясалган  шарлар  беркеткәннәр.  
Шарларны  бурлаклар  “чебур”,” чебурка” яки “чебурашка” – дип  атаганнар,  эштән  чыккач  алардан  балаларга  уенчыклар  ясаганнар. Чебурашка  белән  крокодил  Гена  персонажларын олылар һәм балалар язучысы, драматург,  телевидение  тапшыруларын  алып  баручы  Эдуард Успенский уйлап чыгарган  булган. Ә  илле  яшендәге яшь крокодил Гена образын ул йөзе бераз шул җанварга ошаган  композитор, җырчы һәм күп музыка коралларында  уйнаган,  1920-1989  елларда яшәгән Ян  Френкельдән  алган  булган. Гена  да  гармунда  уйный  бит.  Хәзер инде Чебурашка Гена яныннан качып китеп башка уеннар уйный.                
   Моннан 20 еллар чамасы элек кече  сеңлемнең улы Маратның кызы туганнан соң, Лаеш районындагы Столбище авылында мәҗлескә җыелган идек, аның хатыны, хатынның ата-анасы рус милләтеннән, шуңа  рус җырлары  да җырладык. Җырлар арасында Чебурашка  белән  крокодил  Гена  җырлаганы  да  бар  иде. “к сожалению  день  рождения  только  раз  в  году”  дигән  сүзләр  булган җыр тәмамлагач, мин ул сүзләр дөрес  түгел, – дип ике бертуган сеңелләрем дә декабрь ае урталарында туып әти-әниемнең аларның туган көннәрен соңрак, гыйнвар ае башына чыгарып яздырган булулары турында әйттем. Шул сәбәпле, аларны елга  икешәр тапкыр туган көннәре белән котларга туры килүе турында әйткәч, мәҗлестәгеләр көлеп җибәрделәр. Элек күп  кешеләрнең ике туу датасы булуын  башта муллалар, аннан соң авыл  советларында  язулары  белән  аңлатып  була. 
Совет  заманында  капиталистик  илләрдә  җитештерелгән киемнәр киеп йөрүчеләрне  күреп, күп кешеләр шундый киемнәр  яки  алардан кайткан тукымалардан киемнәр тегеп  йөрү  турында  хыялланалар  иде.  Франциядә  җитештерелгән  “шифон”  дип  аталган  тукыма  аларда  чүпрәкне  аңлата  икән, “гризет” – дип  аталган  соры  төстәге  гади  тукыма  исеменнән  алып  шәһәрләргә  авыллардан  килеп  урнашкан  гади  яшь  француз  кызларын  да  “гризеткалар”  дип  атаганнар, ә  безда  руслар  гади  кызларны  “серая  мышка” дип  атыйлар. Шулай  ук  “наивная” сүзе дә  французларның  “наив”  дигән сүзеннән  килеп  чыккан, алардагы  “Жак” дигән  ирләр  исеме  дә  русча “простак”  дип  тәрҗемә  ителә.  
 Элек  күпләребез  киеп  йөрү  турында  хыялланган  саржа  тукымасыннан  тегелгән  джинс киемнәр  АКШта  гади  эш  киеме  саналганар, ул тыгыз  тукыма  эссе  вакытта  нык  тирләтә,  салкында  туңдыра.                                                                                                                               
    Француз  язучысы  Александр Дюманың әсәре  буенча төшерелгән “Өч  мушкетёр” дип  аталган  кино – теле фильмнарны яратып  карый  идек,  мушкетёрларның  атларга  атланып  күңелле җырлар яңгыратып йөрүләре генә  ни  тора. .                                                                                    
    Әлеге  әсәр  буенча  безнекеләр  кинофильм­ны  Вильнюс  шәһәрендә  төшергәннәр,  литвалылар мәшһүр артистларга күп  итеп  күчтәнәчләр,  шул  исәптән  хәмерле  эчемлекләр  дә  алып килгәннәр. Кинофильмның бер өлешен Одесса  шәһәрендә  дә  төшергәннәр,  анда  да  шундый ук хикмәтләр  булган.                                                                                                                  
Без барыбыз да 1973 ел  башында  төшерелгән  “Семнадцать  мгновений  весны”  дип  аталган  кино – телефильмны  яратып карадык, теләгәннәр  хәзер дә карыйлар. Иң  кызык­лы фильмнарның берсе булып исәпләнсә  дә, аны төшерүчеләр  шактый  ялгышлар  җибәргәннәр  икән.  Фильмда без Штирлиц, Мюллер һәм  башка  зур  җитәкчеләрнең  кабинетларда  даими  тәмәке тартуларын  күрәбез.  Ләкин  ул  заманда  инде  Германияда  тәмәке тартуга  каршы  көчле көрәш  алып  барылган,  һәм  ул  начар  гадәткә  каршы  көрәш  дөньяда  беренче  булып шул илдә  башланган  да,  әле  югары  җитәкчелек  немец  халкын  ул  гадәткә  “түбән”  расалылар өйрәткәнлеге  турында  фикерне  дә  тараткан. Сериалда  актриса  Ольга Сошникова уйнаган  унтершарфюрер СС Барбара  Крайн да бар, ә  ул  оешмада “югары  расалы  ирләр” генә  зур  урыннарда, хатын-кызлар  түбәнрәк  урыннарда  эшләгәннәр. Аннан  соң  барлык  СС әгъзалары  да  1934 елдан  соң  кара  төстәге  урынына  ачык  соры төстәге  форма  кия  башлаганнар. 
Фильмда  Өченче  рейх  җитәкчелегендә  югары  белемле  кешеләр  булмаганлыгы  ассызык­лана, чынлыкта  Геббельс – философия  докторы, Гиммлер – экономист, Геринг  Карлсруэ  хәрби  академиясен иң  яхшы тәмамлаучы  булган. Штирлиц  шул  җитәкчеләр  һәм  Борман  турында  информацияне  кәгазьгә  фломас­тер  белән  яза, ә  аны беренче шул ук илдә  1960 елда гына уйлап табып җитештерә  башлыйлар. Штирлиц  пастор  Шлаг  белән  җиңел  машинада  барганда  радиодан Эдит  Пиаф  җырлаган  ике җырны тыңлап  бара, ул  җырлар  беренче  апкыр 1957 һәм  1959 елларда  җырланганнар  икән.  Мюллерның  аквариумында  йөзгән  мәрмәр  гурами  дип  аталган  балыклар  1948  елда  гына  китерелеп чыгарылалар, шул ук  Мюллер  коридордан  барганда  Вальтер  Шелленберг белән  Макс  Штирлицны  очратып гаҗәпкә  кала.  Ул  аларны  чынлыкта  күрсә,  дөрестән  дә, гаҗәпләнер  иде, чөнки  гестапо белән сәяси  разведкалар  урнашкан  биналарның  арасы  10  чакрымнан  артыгырак  булган. Ул  ике  оешма  бер-берсен  яратмаганнар. 
Радистка Кэт хастаханәдә ятканда аның  янына гестапо  кешесе  килә  һәм  аннан  иминият белешмәсен  кайдан  алганлыгын  сорый.  Кэт  Курфюрстендамм  һәм  Кантштрассе  урамнары  кисешкән  җирдә  алуы  турында  әйтә,  ул  урамнар  янәшә  булсалар  да,  кисешмиләр  икән, бу  очракта  радистканы  тиз  арада  гес­тапо  подвалына  күчерерләр  иде. 
Штирлиц  белән  Кэтны  немец  чик  сакчылары  игътибарлырак  булсалар,  башта  ук  кулга алган  булырлар  иде. Аларның  балдаклары  уң  кулларында  булган,  ә  Германиядә  балдак­ларны сул  кулга кияләр  икән. 
Фильмда немецлар  да  балдакларын  нигәдер  уң  кулларына  киеп  йөргәннәр. СС обенгруппенфюреры Фридрих  Крюгерны  Кальтенбруннер Краков шәһәрен шартлата  алмаганлыгы  өчен  сүгә,  ә  Крюгер  күптән  икенче  илгә  күчерелгән  була  һәм  моның  өчен  җаваплы  булмый.  Штирлиц фильмның соңгы серия­сенда Берн шәһәреннән Костантинополь  шәһәренә телеграммалар  җибәрә,  ә  соңгысы  аның  1930 елдан  инде  Истамбул  дип  атала  башлаган... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев