Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Нияз бүген Пермьнән Әтнәгә кайтты

Әлеге фильмда Әтнә театры артисты Нияз Заһидуллин да төшә. Ул бүген Әтнәгә кайтты.

Пермьдә “Зөләйха күзләрен ача” фильмындагы сөрген эпизоды төшерелә башлаган. Фильмда төп рольне Чулпан Хаматова башкара.

Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмының сөргенгә сөрү эпизодын төшерү өчен, Пермь өлкәсенең Кама буендагы урманлы урынны сайлаганнар. Бу хакта "Россия 1" телеканалы хәбәр итә.

Беренче кадрлар итеп Зөләйха өстенә агач аву төшерелгән. Бу күренештә Зөләйха ролен башкаручы Чулпан Хаматованы дублер- каскадер алыштырып тора, дип хәбәр итә телеканал. 

съемки Зулейха открывает глаза

Фильмның калган күренешләре Татарстанның Лаеш районында төшереләчәк. “Казандагы елгалар артык тыныч. Анда ял итәргә чыккан кебек. Ә монда табигать кыргый һәм куркыныч”,- дип аңлата Пермь төбәгенә баруны фильмның режиссеры Егор Анашкин.

кино

Иртәгә төшерү төркеме кабат Лаешка әйләнеп кайтачак. Гүзәл Яхина әсәре буенча төшерелгән фильмның премьерасы 2019 елның ахырында булыр дип көтелә.


 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171030/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев