Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Режимны бозучыларга штрафлар - 4000 мең сумга кадәр. Әтнәләр, чүп якмагыз!

10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.

   Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк, дип хәбәр итә безгә Арча- Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге җитәкчесе Рөстәм Роальд  улы Сафин.

Махсус режим вакытында учак ягу, чүп-чарны, үләнне, шул исәптән контейнерларда да яндыру, шулай ук ачык утта азык әзерләү тыела.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта, гражданнарга 4000 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30 000 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр салыначак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев