Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Түрәләр гамәлләренә шикаятьләр саны арткан

Гражданнарның мөрәҗәгатен караганда закон бозуларны Татарстан прокуратурасы ачыклаган Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170986/

Гражданнарның мөрәҗәгатен караганда закон бозуларны Татарстан прокуратурасы ачыклаган.

Татарстан прокуратурасы, гражданнарның мөрәҗәгатен караганда, закон бозу очраклары булуы турында әйтте. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокуроры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы, гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда, закон үтәү буенча түрәләрне тикшерде.

Шулай итеп, 2018 елның беренче ярты елында республикада яшәүчеләрнең түрәләр гамәлләренә шикаятьләр саны 24 процентка арткан. Мөрәҗәгатьләрнең бары тик 21 проценты гына нигезле дип табылган.

Иң киң таралган хокук бозу очракларына мөрәҗәгатькә язмача җавап бирмәү, халыктан кергән гаризаны 30 көнлек срокта карауны үтәмәү, шулай ук гражданарын кабул иткәндә системалы хокук бозулар керә.

Күзәтчелек ведомствосы татарстанлылар мөрәҗәгате белән эшләгәндә, беренче ярты елда 500дән артык хокук бозу очрагын ачыклаган. Тикшерүләр буенча 241 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка, тагын 67 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170986/

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев