Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Бәйрәм бүген!

19 май - Татарстан Республикасында Матбугат көне.

Бу көнне Татарстан журналистларының, редакторларның, полиграфистларның, нәшрият хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. “Әтнә таңы” өчен бу бәйрәм аеруча истәлекле. Кабат оешуыннан алып бүгенге көнгә кадәр әле 33 ел гына узды, әмма газета кичергән үзгәрешләр турында язып аңлатырлык кына түгел. шуңа карамастан, үзенең элекке һәм хәзерге тырыш хезмәткәрләре исәбенә "Әтнә таңы" яши, укучыларын күңелле яңалыклар белән сөендерә. 

Бәхәссез, матбугат өлкәсендә җитди үзгәрешләр бара. Реформалар дәвам итә, кызганычка каршы, бу газета тиражына тискәре йогынты ясады. Шулай да "Әтнә таңы" “ТАТМЕДИА” матбугатлары арасында төшеп калмады. Бер йортка туры килгән "Әтнә таңы" саны буенча, без республикада әле дә лидерлар арасында. Моннан тыш, газетабыз сайт һәм социаль челтәрләр белән дә бик уңышлы эш алып бара. 

Боларның нигезендә газетабызны, социаль челтәрләр белән барган эшне якын күргән укучыларыбыз – Сез. Шулай ук хәбәрчеләребез, тырыш коллективыбыз - бу көн безнең уртак бәйрәмебез. Ихлас күңелдән бәйрәм белән безне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев