Мин бик бәхетле кешемен
Бәхет түгел мени бу?!
Сибгат Хәким музее эшли башлауга да тиздән 40 ел була.
Район булганнан соң рәсми рәвештә ачылды ул. Аңарчы җитәкчебез Габделәхәт Гыйлемхан улы белән музей мәсьәләсе буенча сүз кузгаттым. “Төзибез, тик тырышып эшләргә дә кирәк булачак,” – диде ул. Аңа биргән сүземне үтәдем дип әйтә алам. Музейны Татарстанда гына түгел, чит илләрдә яшәүче татарлар да белә хәзер.
Адәм баласын хәтер яшәтә. Хәтерен җуйганның бүгенгесе – мәгънәсез, үткәне – караңгы, киләчәге билгесез була. Музейлар хәтерләрне яңарту, саклау өчен дә бик кирәк. Хәтер яшәсә – халык яши. Шушы көннәрдә музей тагын бер бай архив материалы белән тулыланды. Укытучым, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Габделхәй абый Хадиевның мирасы – бөтен тормышы – документларда анда. Уллары Равил белән Альберт тапшырды музейга бу кадерле мирасны.
Габделхәй абыйны мин бик яхшы хәтерлим. Күлле Киме мәктәбенең директоры Габделхәй абый – төз гәүдәле, хәрби киемнән, озын буйлы, мәһабәт, чибәр. Үзе дә матур, сүзе дә мәгънәле. Укучыларны яратты, матур киңәшләрен бирә иде. Без аны хөрмәт итеп яшәдек, куркып та тора идек.
Габделхай абый белән Хәбирә апа дүрт егет тәрбияләп үстерә. Дүртесе дә югары белем ала. Тормыш иптәше Хәбирә апа белән минем бертуган апам Казанның үзәгендә – Кремль янындагы азык-төлек кибетендә 25 ел буе бергә эшләделәр. Киң күңелле, олы җанлы, кешелекле иде алар. Кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашып яшәделәр.
Миңа да 85 яшь тула. Карт буын дилбегәне нык, кысып тотып килде, юатты, дәртләндереп эшләтте. Алмашка яшь буын килә. Тарих тәгәрмәче безнең көннәрне дә үзенең серле йомгагына уравын дәвам итә. Күлле Киме – минем язмышым, гомерем юлы. Телем шушы авылда ачылды, бөтен гомер туган авылда. Музей мине бик күп олы шәхесләр белән очраштырды. Җитәкчеләремә дә, коллегаларыма да мин бик рәхмәтле.
Луиза Шәмсиева, Күлле Киме авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев