Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бездә бәйрәм

“Тукай” техникумында шагыйрьне зурладылар

Студентлар бөек татар шагыйре, милләтебезнең йөзек кашы булган Габдулла Тукайга 140 ел тулуга багышланган чара уздырдылар.

Бәйрәм чарасында районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та катнашу аның дәрәҗәсе зур булуны тагын бер кат дәлилли.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршында урнашкан бөек шагыйребез бюсты каршындагы мәйданда узды ул.

Уку йортының элек-электән бар яктан да алдынгы булуын әйтү беркем өчен дә зур сер чишү булмас, мөгаен. Иҗат, сәнгать ягы монда аеруча зур игътибар үзәгендә бугай. Таң калырлык итеп бииләр дә, сокланырлык итеп җырлыйлар да; ә сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләренә, мөгаен, исән булса шагыйрь үзе дә гаҗәпләнеп тел шартлатыр иде...

  • Тукай туган көн ул Туган тел бәйрәме дә. Тукай һәм туган тел аерылгысыз алар. Үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас. Шөкер, Әтнәбез шагыйрь эзен яхшы саклый, – дип билгеләде ул.

Моннан соң Тукай һәйкәленә чәчкләр салу тантанасы узды.

Сер түгел, XX йөз Тукай йолдызы астында узган. Татар аңы, татар рухы аның йогынтысы аша формалашкан. Техникум студентлары әнә шул фикерне өлге итеп алып, тантанада катнашучыларны аның иҗаты белән таныштырдылар. Чарада аның Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Бәрәскә, Күлле Киме, Түбән Көек һәм Каенсар белән бәйле шигъри юллары яңгырады. Шагыйрьнең бик күп шигырьләре көйгә салынган, биредә аларны да яңгыраттылар.

Афәрин! Бик күңелле чара оештырганнар. Барыннан да бигрәк яшь буын өчен олуг тәрбияви чара бу. Уку йорты җитәкчеләренә, оештыручыларга һәм, әлбәттә, катнашучыларга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев