Тукай юлы турында
Рәшит НУРГАЛИ, Казан-Бәхтияр
Укучыга бер ачышымны бәян итәргә булдым.
Садри ага кечкенә Тукайны Кушлавыч авылыннан Кырлайга кайдан, кайсы авыллар аша һәм нинди юлдан алып барган дип уйлыйсыз? Минемчә, Бәхтияр аша. Мин моны болай күзаллыйм.
Кушлавычтан Орнашбашка кадәр кыр юлыннан менгәннәрдер. Аннары Утар Аты авылына таба түгел, Бәхтияр авылына юл тотканнар булса кирәк. Чөнки Бәхтиярдан тип-тигез кыр юлы аша Кырлай урманына һәм урманны чыгып, Кырлайга кайтканнар, мөгаен.
Әле моннан 65-70 еллар элгәре – узган гасырның 50нче елларында Олы Әтнә-Арча дамбасыннан Орнашбаш, Утар Аты, Наласа, Арча асты Бирәзә авыллары аша узып, бормалы Арча тавын менгән һәр юлаучы, һәрбер йөк ташучы иң кыска, иң кулай юлның Кушлавыч-Орнашбаш-Бәхтияр-Кырлай аша икәнен белә. Һәм Олы Әтнә-Арча юлы бәләкәй Апушның хәтерендә искиткеч газаплы буларак кала.
Алда санап узган һәрбер авыл аша аз сулы елгалар булып, аларның көчле яңгыр вакытында, язларын кар эрегәндә коточкыч ташкынга әйләнүен шул-тирә авыл кешеләре яхшы белә. Шул елгалар аша салынган күперләр тирәсендә беркайчан да бетми-кипми торган сазлык урыннар булу, алар аша узуны бик кыен итә иде. Ә Бәхтиярдан Кырлай урманына кадәрге юл – тап-такыр, елга-ерынты юк диярлек. Шуңа күрә Пошалым, Ия башы, Кырлай авылы халкы Әтнә базарына Бәхтияр-Олы Мәңгәр-Иске Мәңгәр авыллары аша йөриләр. Йөкләре авыр булып артык арысалар, шушы авыл кешеләрнеә кереп, төн кунып та чыгалар иде.
Алдагы юллар сөекле Тукаебызның Кушлавычтан Кырлайга Бәхтиярның басу-кырлары аша салынган такыр юлыннан барганлыкка бәхәссез дәлил дип саныйм.
Хәрби хезмәткә чакырылыр вакыты җиткән шагыйрь Габдулла Тукай Кырлайдан Олы Мәңгәргә кайсы юлдан барган?
Һичшиксез, Кырлай урманы аша Бәхтиярга чыккан. Чөнки бу юлдан да кулайрак, бу юл кебек тигез, такыр юл юк.
Ни өчен авторны бу тема шулай нык кызыксындыра икән дип уйлыйсыздыр. Эш шунда. Мин Тукайдан нәкъ 50 ел соңрак, шулай ук 26 апрель көнне туганмын. Өстәвенә, без – якташлар. Кушлавыч минем туган авылым Бәхтиярдан – 7 һәм Кырлай 12 чакырым гына ераклыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев