Чарасы – бар, бәдрәфе – юк
“Үләм, әйдә өйгә кайтыйк тизрәк”, – диде бер дустым “Туган ягым” паркында мәдәни чараның иң кызган чагында.
Бик нык «кысталган» икән, мескенкәй. Билгеле бер кинодагыча, тирә¬ягыма күз салдым да:
— Әнә, агачлар артына барып кил, — дип көлдем.
— Килешәм, шуның өчендер инде ул агачлар. Әмма минем эшем зурдан шул. Кеше — күп, күрерләр, — дип, шаяртуымны җитдигә алып, кызганыч тавышлар белән ыңгырашты танышым.
Башымны ¬зиһенемне, күзләремне¬телемне эшкә җигеп, бераз бәдрәф эзләп карадым үзе. Рәтлеюньле җавап кына алмадым. Кешегә көлергә генә булсын! Ә дустымның хәле күз алдында начарайды...
Ахырга кадәр карыйсым килгән чараны ташлап кайтып китүдән башкасы калмады. Ник бәдрәф юк ул паркта?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев