Өлкәннәр тәрбиясе
Узган елның ноябре иде бугай.
ТМТВ каналын ачсам, Хәмдүнә Тимергалиева туктаусыз сөйли-сөйли, җырлый-җырлый татар милли ризыкларын әзерли.
Сүз дә юк, ул үзенең кабатланмас тавышы белән татар халкының тирән ихтирамын казанган чын халык җырчысы. Ләкин бу тапшыруны караганнан соң, күңелдә аз гына ризасызлык уянды. Татар хатын-кызлары гомер-гомергә башларына яулык бәйләмичә ризык өстәле янына килмәгән. Ә, олы яшьтә булуына карамастан, Хәмдүнә ханым тубал хәтле чәчен тузгытып ашарга әзерли... Халыкны тәрбияләү чарасы буларак телевидение мондый нәрсәләргә дә игътибар итсен иде.
Күңел тыныч түгел
Украина, Сирия, АКШ президенты Трамп, Иран, Кытай, Төркия, газ үткәргечләре, санкцияләр, яңа сугыш кораллары белән мактану, һәм башкалар – хәзерге Рәсәй телевидениесенең иң популяр темалары.
Тәүлек буе һәр каналда шуларга юлыгасың. Ә менә ил икътисадының бер урында таптануы, байлар белән ярлылар арасында упкынның тирәнәюе, бәяләрнең котырынып үсүе, халыкның тормыш дәрәҗәсе начарая бару, яшьләр киләчәгенең өметсез булуы, авылларның күз алдында бетә баруы турында бик аз сөйләнелә.
Миңа алда әйтеп киткән Сирия, Украина, Трамп һәм башкалар турындагы хәбәрләр, халык игътибарын бу проблемалардан читкә юнәлтү өчен махсус эшләнәдер кебек тоела. Күңел тыныч түгел. Милитаризация сазлыгына бата барабыз шикелле. Аллага тапшырдык...
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев