Тәмле тел – дару, ачы тел – агу
Илсур Шакиров, Олы Мәңгәр авылы
Безнең бу якты дөньядагы тормышыбыз бер мизгел генә. Шушы мизгелне матур, күңелле итеп үткәрәбезме соң без? Кемгәдер ачу саклыйбыз, кемнендер үч алырга җай көтәбез, кемнәндер көнләшәбез. Болар безнең йөзебездә, кыяфәтебездә, үз-үзебезне тотышыбызда, гомумән кешеләр белән мөнәсәбәтләребездә чагылмый калмый.
Үзебезнең артта калган тормышыбызга күз салыйк әле. Йөри торгач бер кызга гашыйк булып, аннан башка яши алмыйм дигән уй белән, аңа өйләнеп, тормыш корып, матур гына яши башлыйсың. «Барлык кызлар да әйбәт, каян килә соң бу усал хатыннар», дигән гыйбарәдә әйтелгәнчә, акрынлап ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлыклар, кытыршылыклар күренә башлый. Конфликтларны финанс, торак мәсьәләләре, ике арада уртак тел таба алмау, җенси яктан аларның бер-берсенә туры килмәүләре, «Нишләп әле мин аңа буйсынырга тиеш», дигән уй һ.б. китереп чыгара. Урыслардагы «Жизнь прожить – не поле перейти» дигән әйтем юкка гына барлыкка килмәгәндер.
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик катлаулы. Бу өлкәдә иң зур белгеч булып, 20нче гасырның иң популяр психологы, әсәрләре бөтен дөньяда популяр булган, АКШта яшәп иҗат иткән Дейл Карнеги санала. Мин бу мәкаләмдә аның кайбер фикерләре белән уртаклашмакчы булам:
«Нью Йорктагы зур бер сәүдә үзәге директоры болай дигән: «Мин эшкә ачулы кыяфәтле фән докторына караганда, башлангыч белеме генә булган, ләкин кешеләрне әсир итәрлек матур итеп елмая белгән кызны алыр идем».
«Мин бизнес өлкәсендә эшләгән меңләгән кешедән, бер атна гына булса да, гел елмаеп йөрүләрен, соңыннан бу тәҗрибә нәтиҗәләре белән таныштыруларын сорадым. Бу экспериментта катнашкан, Нью-Йорк биржасында хезмәт иткән Уильям Штейнгард әфәнденең сүзләрен китерәм: «Мин 18 ел хатыным белән яшәү чорында аңа бик сирәк елмая, йокыдан торып эшкә киткәнче бер-ике сүз әйтүдән башка аның белән сөйләшми идем. Тәҗрибә үткәрүчеләргә сүз биргәч, мин иртән көзге каршына басып үземнең караңгы чыраемны күрдем һәм үз-үземә сүз бирдем: «Билл, син бүгеннән башлап елмая башлыйсың, аны хәзер үк башла». Иртәнге ашка утыргач, мин хатынга беренче мәртәбә елмаеп дәштем: «Хәерле иртә, кадерлем». Моны күрмәгән хатыным каушавыннан артына утыра язды. Мин аңа киләчәктә һаман шулай булачагын аңлаттым. Озакламый безнең гаиләгә гомердә булмаган бәхет иңде. Хәзер мин эшкә барышлый лифтер малайга да, швейцарга да, метрода акча ваклаучы кассирга да, эш урынында барлык коллегаларыма да елмаеп дәшәм. Озакламый минем белән аралашкан бөтен кеше дә миңа елмая башлады. Эштәге кытыршылыклар кимеде, конфликтлы хәлләр дә тиз, уңай хәл ителә башлады. Мин елмаюның миңа күбрәк доллар китерүен сизә башладым. Мин хәзер башкаларны, аларның эшләрен тәнкыйтьләүне киметеп, мактау сүзләрен күбрәк куллана, үз фикеремне көчләп тагуга караганда башкаларның фикеренә колак сала башладым.
Уйланырлык, үрнәк алырлык фикерләр бар бу сүзләрдә.
Гаиләдәге кытыршылыкларны бетерү ир белән хатынның үзеннән тора. Тормышта туган кыенлыкларны киңәшеп хәл итү, бер-береңне хөрмәт итү, гаиләне саклау кебек төшенчәләр кимеп бара шикелле. Элекке заманнарда ир гаиләнең төп туендыручысы булганлыктан аның сүзе гаиләдә закон саналган. Хәзерге болгавыр заманда хатын-кыз эшләргә мәҗбүр, аның бала тәрбияләргә, гаилә учагын сакларга вакыты аз кала. Гаилә мәшәкатьләренең бер өлешен үз өстенә алырга теләмәгән ир белән хатын арасында конфликт барлыкка килә. Хәзерге вакытта эшсезлек, торак проблемасының киеренкелеге, киләчәккә ышаныч булмау, балаларның киләчәге өчен борчылу һ.б. күпләрдә нерв киеренкелеге тудыра. Ир белән хатын үзара аңлашып мәсьәләне хәл итмәсәләр, гаилә таркалырга да мөмкин.
Бер-береңне ихтирам итү, елмаеп сөйләшү яшь пар белән аларның әти-әниләре арасында да булырга тиеш, чөнки алар арасында конфликтлар еш булып тора.
Моны буыннар арасындагы мәңгелек каршылыклар белән дә аңлатып булыр иде. Җәвит Шакировның җиңел кулыннан «теща» турында мәзәкләр, анекдотлар да күбәеп китте.
Гаиләдә бердәнбер, кадерле булып үскән кыз баланың икенче гаиләгә килен булып килгәч, күнегелгән гадәтләреннән тиз генә арынасы, кайнанага буйсынасы килми, ә элекке заманда тәрбияләнгән кайнана үз принципларын алга сөрә. Гаиләдә конфликт туа. Мескен ир үзен үстергән әнисен яки яраткан хатынын якларга белми азаплана. Мин кайнанасын бар дип тә белмәгән, аңа матур итеп дәшүне түбәнчелеккә санап, ямьсез, дорфа сүзләр белән дәшкән киленнәрне күргәнем бар. Иң куркынычы шунда – моны балалар күреп, сеңдереп үсәләр. Югыйсә олы кешенең күңеле булсын өчен аңа елмаеп матур итеп дәшү дә җитә. Өлкәннәргә хөрмәт белән караган гаиләдә генә тәртипле балалар үсә.
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә зур рольне ачык йөз, елмаю, тәмле тел уйный. Элек авылдагы апаларның, әбиләрнең йөзләрендә, сөйләшүләрендә ниндидер нур, тылсым бар шикелле иде. Күңелләре ак булгангадыр, аларны халык «ак әби»ләр дип йөртте. Сабый вакытымда безнең күршедә генә яшәгән әти белән бертуган Закир абыйның хатыны Нәгыймә җиңгинең, үзе ярдәмчел, туганчыл хатын булса да, күңелсез гадәте бар иде. Мин аларга килеп керсәм, ул дорфа итеп: «Ник кердең?» – дип сорар иде. Бу гадәте өчен ул иреннән күп орыш та алды. Нәгыймә җиңги авырып үлеп киткәч, Закир абый хатынлыкка Бәрәскә авылыннан Әшрәп апаны алып кайтты. Ачык, нурлы йөзле, бөтен кеше белән елмаеп сөйләшүче бу апаны без тәмле теле өчен яраттык. Аңа Закир абыйның балалары да, оныклары да «әни» дип дәшәләр иде. Ул бөтен авылның яраткан бер затына әверелде.
Төрле мәктәпләрдә күп еллар укытучылар белән эшләргә туры килде. Алар арасында балалар белән дустанә мөнәсәбәттә булып, тәмле тел белән сөйләшкәннәре күп иде. Аларның дәресләре нәтиҗәле үтә, анда тәртип бозу очраклары булмады. Балаларны усаллык белән җиңәм дип, тавыш күтәреп, аларның шәхесләренә кагылып, һәрдаим сүгеп тору, балаларда укытучыга карата кире реакция, үч алу теләге тудыра. Укытучы тәмсез телле, дорфа, ачулы кыяфәттә булырга тиеш түгелдер, дип саныйм.
Матур сөйләшүнең нигезендә әдәплелек ята. Әдәпле кешенең теле дә матур, дорфалыктан азат, итәгатьле була. Ачуы килгән очракта да акыллы кеше начар сүз кулланмас, ул я эндәшми калыр, я кешенең күңелен яраламый торган сүзләр кулланып, фикерен аңлатып бирер. Ә тәртипсез, тәрбиясез кешеләр, наданнар өчен сүгенү, дорфа сүзләр белән тиргәшү хас. Начар сүзләрдән котылуның бердәнбер юлы булып үз-үзеңне тәрбияләү тора.
Сүзләр дә кешеләр кебек: берсе ачык йөзле булса, икенчесе сытык, шыксыз чырайлы була. Ачу белән әйтелгән «матур» сүзе дә матур яңгырамаска, елмаеп, яратып әйтелгән «шыксыз» сүзе матур булып ишетелергә мөмкин.
Халкыбыз тәмле телнең тормыштагы әһәмиятен яхшы аңлаган, аңа карата күп әйтемнәр, мәкальләр чыгарылган:
– Тел мәхәббәткә дә, нәфрәткә дә сәбәп.
– Тәмле телдән яхшы сүз, яман телдән яман сүз чыга.
– Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.
– Зәһәр тел йөрәкне яралый.
– Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.
– Еланның агуы тешендә, әдәмнеке телендә.
– Тәмле тел – дару, ачы тел – агу.
Тәмле тел бигрәк тә табибларга кирәк. Даруларына караганда табибның тәмле теле, авыру кешегә карата җылы мөнәсәбәте авыруны тизрәк савыктыра, диләр.
Авыру белән дорфа сөйләшкән, караңгы чырайлы табибка эләгүдән Алла сакласын.
Соңгы бер-ике елда безне короновирус, пандемия чире белән куркытып торалар. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да бу чирне йоктыру, дәвалану, үлү очракларын күреп торабыз. Халыкта бу рәхимсез чир курку, нерв киеренкелеге, стресс тудыра. Мондый чорда кешеләр белән духтырлар арасында гына түгел, бер-беребез арасында да җылы мөнәсәбәтләр урнаша, тәмле сүзнең әһәмияте арта.
Җәмәгать! Бер-беребез белән якты чырай, тәмле тел белән аралашып карыйк әле. Бәлки күңелебез сафланыр, тормышыбыз аз булса да җиңеләер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев