Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Һаман өйләнергә йөри...

Җитди дә, төртмә дә, шаян да холкы белән алтмышка атлаган Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин — Әтнә районы Ташчишмә авылы егете

Әгәр мин аның хакындагы язманы «Саран» һәм «Корт» дигән ике сүздән башласам, аптырап калмагыз, зинһар.
Кечкенә генә серен әйтеп куйыйм: язмам герое еш кына үзе дә сөйләшә башлаганда, аның шаяртканына төшенгәнче, башны катырырга бик ярата.
Гарпагон, Хәйдәр дисәм, сүзнең кем турында икәненә күпләр төшенер. Әйе, бүгенге героем — Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Рафил Сәгъдуллин. Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» премиясе лауреаты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия иясе дигән титулларын, төрле бүләкләрен санап тормыйм.
Кайсы гына артист булмасын, тамашачы аны иң беренче чиратта сәхнәдә уйнаган рольләре аша таный, үз итә. Шәхсән мин аны үзем өчен "Саран"дагы (Ж. Б. Мольер) Гарпагон һәм "Корт«тагы (Ф. Галиев) Хәйдәр аша ачкан идем. Француз әдибенең 17 гасырдагы классик әсәре нәкъ менә Рафил Сәгъдуллин уены өчен генә язылган диярсең — гаҗәеп ышандыру көче сокландырган иде. Хәйдәр турында әйтеп тә тормыйм. 
«Корт» ничә дистә еллар сәхнәдән төшми уйналды, тамашачы иң яраткан спектакльләрнең берсе булды; Рафилгә алмаш табылмадымы — үзе әйтмешли, пеләшләнә башлагач кына репертуардан алынды булса кирәк.
Аның утыз елдан артык дәвердә Чаллы театры сәхнәсендә уйнаган рольләрен тәфсилләп саный башласаң, кул бармаклары җитми дә җитми. Кайсы гына персонажына күз салма, һәрберсендә ярылып яткан төп сыйфат — җаваплылык. Жанр төрлелегенә, рольнең зур я кечкенә, трагик яки комик булуына карамастан, Рафилнең һәрчак шулкадәр җаваплылык тоеп эшләгәне ярылып ята.

Тулырак газетабыз битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев