Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнекеләр

“Үзебезнең Илгиз”

Район белән бер чорда күмәк хуҗалыкка җитәкчелек итә башлаган яшь егетне авыл халкы шулай кабул итә.

Районыбыз оешуга 35 ел булу уңаеннан, шушы көннәрдә алдынгы күмәк хуҗалыкларның берсен җитәкли башлавына шулай ук 35 ел тулучы зур шәхес белән әңгәмә кордык.
Аңлагансыздыр инде, сүзебез Ленин исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәсел заводы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин белән узган әңгәмә турында.
Соравыбызны да Әтнә районы кабат оешкан чор белән бәйләп бирүдән башладык: 
– Сер түгел, “Ленин”дагы үзгәреш – яңача яшәү рәвешенә күчеше шул чорда башланды бугай...
– Алай димәс идем. Чөнки ул үзгәреш, күтәрелеш чоры барыбызга да кагылды һәм моның башында районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов торды дип са­ныйм. Яңа хакимият элеккечә эшләү рәвешеннән яңачага күчәргә, фәнни казанышлар кулланып яшәргә өндәде, – дип баш­лады сүзен Илгиз Вильдан улы.
“Дөреслектә, бу беркем өчен дә сер дә түгел, арттырып әйтү дә түгел. 
Районыбыз кабат оешканда җи­тәк­челектә Габ­де­­ләхәт Хәкимов ке­­бек олы шәхес һәм аның янында Фәйзи Галиев, На­ил Хисмәтуллин, На­ил Сабиров һәм Әд­һәм Сәмигуллин кебек олпат затлар булу әнә шундый зур уңыш­ларга илтте”, – дип саный ул. 
Сер түгел, ул елларда алдынгы, әйдәп баручы күмәк хуҗалыкларны җитәкләде алар. “Без, бер төркем яшь җитәкчеләр эш серләренә алардан өйрәндек, күп мәсьәләләр буенча киңәш сорадык”, – ди. “Хәзер инде, алар янына бик тә примитив сораулар, әйтик, идарә итү ысуллары буенча сорап та барганмын бит”, дип уйлап куям... Кыскасы, алар яшь җитәкчеләр өчен генә түгел, районыбыз башлыгына да ышанычлы терәк булалар.
Кабат “Ленин”ның ул чорына әйләнеп кайтсак, терлекчелектә төп күрсәткечләрнең берсе саналган бер сыердан тәүлеклек савым биредә нибары 6,5 кг тәшкил итә. Көнлек тулай савым да 3 тоннадан азрак кына артык. Ул вакытта Арча районы газетасы “Коммунизмга”да бирелгән сөт сату сводкасында бирелгән саннар бу. Безнең “Ленин” ул вакытта сводканың “койрыгында”рак иде. Шуннан кергән керемне колхозчыларга хезмәт хакына да, күмәк хуҗалыкның кирәк-ярагына да җиткерергә кирәк... Әйтергә кирәк, яңа технологияләр кертү турында сөйләшкәнче, хуҗалык итүдә элементар тәртип кирәк бул­ган заманнар бу. Беренче чират­та, халыкның җитәкчелек ли­­ниясен кабул итүе кирәк иде. Бу уңайдан күмәк хуҗалык хал­­кына, авылдашларына бик рәхмәтле ул. 27 яшьлек җи­­тәкчене тыңлауларына – дө­реслектә, аңлап кабул итү­ләренә куана. Иң мөһиме – халык аны “Үзебезнең Илгиз” дип кабул итә. Чынлыкта җитәкче шундый – хөрмәткә ия булырга тиеш тә инде ул. Югыйсә җитәкчелек итү дә, нәтиҗәдә, оеш­маның икътисады да, ә бу үз чиратында шул ук колхозчыларга түләү дә тиешенчә булмая­чак дигән сүз. Шуңа күрә яшь җитәкчегә терлекчелекне дә, иген­челекне дә өйрәнергә туры килә.
– Барыннан да бигрәк бу чорда бик мөһим әйбер – үрнәк алырлык кеше янәшә иде. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов кырыс, әмма бик гадел җитәкче булды, – ди ул. Район башлыгы терлекчелекне үстерү, граммлап булса да сөт арттыру таләбен куйды.
Бу чорда фермадагы торак капкасын савымчылардан алда, иң беренче ачып кергән вакытлары күп була җитәкченең.
 Чынлыкта аңа барлык тармак­ларны да яхшы белергә – зоотехник та, агроном да, механик та булырга туры килә. Шулай да ул авыр чорларда ихлас эшләгән белгечләргә зур рәхмәтле ул. 
– Әдһәм абый Нигъмәтҗанов – үз эшенең чын остасы иде. Бөтен эшне тиешенчә, җиренә җиткереп башкара иде. Аннан Тәлгать абый Низамов килде. Алар икесе дә гаять зур тырышлык белән, үзенә күрә хезмәти үҗәтлек белән эшләделәр. Урыннары җәннәттә булсын иде, – ди.
Әнә шулай күмәк хуҗалык кассасына акча керә башлый, нинди генә кыенлыкларга карамастан, колхозчыларга хезмәт хакын вакытында биреп бару мөмкинлеге туа. Ни хикмәт, әнә шуның нәтиҗәсе, күрәсең, биредә элек тә, хәзер дә читтән килеп эшләүчеләр юк.  Тора-бара күмәк хуҗалыкка яңа технологияләрне кулланышка кертә башлыйлар. Ә сөт сату буенча ун ел эчендә “Ленин” лидерлыкка ук чыкты. Монысы аерым тема. Чөнки күп итеп сөт саву бер хәл, аны бит тиешенчә сатарга да кирәк. “Сөт сатуны, әлбәттә район хакимияте тәкъдиме белән, кыйммәтрәккә сатарга тырыштык”, – ди. Тиеннән сумнар җыйналуның мисалы инде бу.
Шушы елларда мәрхүм, урыны җәннәттә булсын, беренче редакторыбыз Марс Шиһаповның “Ленин” һәм аның җитәкчесе Илгиз Хәйруллин турында зур мәкаләсе дөнья күргән иде. Хуҗалык итү һәм икътисади үсеш, нәтиҗәдә колхозчылар тормышының яхшыруы турында язган иде ул. Алдан күзаллап язган икән җитәкчебез. Авылларның нык, йортларның төзек, яшәүчеләрнең шат елмайган йөзләрен күргәч, ихлас куаныч туа.
Ә боларның башлангычы районыбыз кабат оешып, яшәешебезне дөрес юлга юнәлтүгә бәйле. Афәрин!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев