Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «Әфганстан — йөрәк ярасы» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.
Бәйрәм Әфганчылар һәйкәленә чәчәк кую белән башланып, студентлар һәм аларның остазлары тарафыннан куелган җанлы концерт белән тәмамланды.
Хөрмәтле Әфганстандагы хәрби хәрәкәт ветераннары! Сезнең батырлыгыгыз — яшь буын өчен үрнәк. Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим!
Нет комментариев