Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Әтнә театры коллективы бүген Казан шәһәрендә урнашкан Хәрби госпитальдә булып кайтты

Биредә дәваланучыларга артистларыбыз махсус концерт программасы әзерләп барды.

Чыгышларыбызны бик җылы кабул иттеләр, кабат килүебезне сорап озатып калдылар.
Госпитальдә дәваланучылар арасында якташыбыз - Олы Әтнә егете Алмаз Биккининны очраттык.

Бүгенге көндә Ватанны саклаучыларның рухын күтәрү, аларга мораль ярдәм күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы. Әтнә театры коллективы бу юнәлештә үз өлешен кертергә әзер. Безнең сәнгать – халык күңелендә өмет уята, рухын ныгыта торган көч.

Алмаз Биккинин белән очрашу бигрәк тә дулкынландыргыч мизгел булды. Якташыбызның сәламәтлеге тиз арада яхшыруын, тиздән туган якларына әйләнеп кайтуын теләп калдык. Аңа һәм башка батыр егетләргә көч-куәт, ныклык һәм җиңүләр телибез.

«Госпиталь белән элемәләр  даими булыр, киләчәктә концерт, спектакльләребезне янәдән тәкъдим итәрбез дип, ышанып калабыз», – дип хәбәр итте директор урынбасары Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев