Әтнәдә махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләре азык-төлек тутырылган пакетлар бирелде
Татарстанда «Нәфис» фонды хәйрия акциясенең махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чарасы башланды.
Гаиләнең һәр әгъзасына исәпләп, «Нәфис» фонды ярдәм итеп, озак саклана торган азык-төлек – консервланган ит, төрле ярмалар, макарон, шикәр, он, үсемлек мае, майонез, кетчуп һәм джем җибәрде.
Көнкүреш химиясе исемлегенә савыт-саба юу чаралары, кер юу һәм чистарту порошоклары, шампунь, каты һәм сыек сабын кергән.
Татарстанда «Нәфис» фонды хәйрия акциясенең махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өченче этабы башланды. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарына составына азык-төлек һәм көнкүреш химиясе кергән гуманитар ярдәм җибәрергә керештеләр. Бүләкләрне махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның һәр гаилә әгъзасы, шулай ук сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә I һәм II төркем инвалид булган солдатларның гаиләләре алачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев