Әтнәдән гуманитар ярдәм китә
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне җитә. Шул уңайдан Әтнә районы махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә гуманитар күчтәнәчләр җибәрделәр.
Район халкы бердәм булып, төрле әйберләр җыешкан. Мәктәпләр, волонтерлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләребез, Ары авылы мәчете, райондагы Көньяк Кавказда хезмәт иткән егетләр хәрәкәтенең ярдәме, гомумән авыл халкы кирәк-яраклар, ашау-эчү туплады.
Ары авылы мәчетенең бу игелекле эштә катнашуы аеруча әһәмиятле. Дини берлек, рухи җыелма ярдәм итү, мохтаҗларга кул сузу - бу мөселманлыкның төп принципларыннан берсе. Мәчет, ул бары тик намаз уку урыны гына түгел, ә җәмгыятьне берләштерүче, бер-береңә терәк булуны өйрәтүче изге урын да. Шушындый авыр чорларда, бергәләшеп, бер-беребезне яклап, ярдәм итеп яшәү - безнең ата-бабаларыбыздан килгән изге гореф-гадәтләребез.
Әлеге тартмалар, тупланган әйберләр - ул бары тик материаллы ярдәм генә түгел. Алар - район халкының ихлас йөрәгеннән чыккан, ярдәм итәргә теләгән һәрбер кешенең догасы, изге теләкләре. Инде бу әйберләр, үз ияләренә ирешеп, һәрберсен җылытыр, борчуларын бераз булса да басар, туган җирне, туган якны искә төшерер, күңелләренә шатлык өстәп, сөендерер дип ышанасы килә. Авырлыкларны бергәләп җиңәргә, ярдәм итеп яшәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев