Әтнәләр чираттагы ярдәмне җибәрде
Бу атна башы куанычлы вакыйга белән башланып китте.
Әтнәдән чираттагы махсус хәрби операциясе зонасына гуманитар ярдәм китте. Һәр егеткә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан адресланган күчтәнәчләр тутырылды. Кучтәнәчләр ил сагында торучы егетләребезгә туган яктан кайнар сәлам булып барсын иде.
- Егетләргә сораган әйберләрне дә биреп җибәрәбез. Иясенә барып җитсен өчен, һәркайсын исеме белән язабыз диде, – әлеге эшне алып баручы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Хәнәфиева.
Махсус хәрби операциясе зонасына һәрвакыт гуманитар ярдәм илткән Айзат Каюмов белән Фәрит Җиһангәрәев кабат юлга кузгалдылар. Егетләргә исән-сау йөерп кайтырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев